Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Программага үзгәрешләр кертелде

Пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасы буенча 2014 елда безнең район халкыннан 4242 мең сумнан артык иминиятләштерү взнослары керде. Ә программа эшли башлаганнан бирле, взнослар суммасы 12 миллион сумнан артып китте. Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә: бердәм финанслау программасында катнашуны дәвам итәргә теләгән кеше агымдагы ел ахырына кадәр пенсиянең тупланма...

Пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасы буенча 2014 елда безнең район халкыннан 4242 мең сумнан артык иминиятләштерү взнослары керде. Ә программа эшли башлаганнан бирле, взнослар суммасы 12 миллион сумнан артып китте.
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә: бердәм финанслау программасында катнашуны дәвам итәргә теләгән кеше агымдагы ел ахырына кадәр пенсиянең тупланма өлешенә кимендә 2000 сум акча күчерергә тиеш. Взносларның максималь күләме 12000 сум тәшкил итә, бу сумманы дәүләт ике тапкыр арттырып, программада катнашучының шәхси счетына күчерә.
"Пенсия тупланышы исәбенә түләүләрне финанслау тәртибе турында" Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан җыелган акчаларны алу хокукыннан файдаланучы иминиятләштерелгән затлар өчен биш еллык минималь срок билгеләнгән. Шулай итеп, пенсияне бердәм финанслау программасы буенча акча алып өлгергән пенсионерлар 2014, 2015 һәм киләсе елларда взносларны түләгән очракта, түләүләрне, мәсәлән, 2015 елда һәм биш елдан - 2021 елда алырга хокуклы. Ә взносларны 2016 елда түләгән очракта, акча биш елдан соң гына түләнә.
Программада катнашучылар өчен агымдагы һәм киләсе елларда пенсиянең тупланма өлешенә акча күчерү файдалы булачак, чөнки бу дәүләт финанславын алырга мөмкинлек бирә.
Программа кысаларында взносларны түбәндәгечә түләргә мөмкин:
- акча түләнми торган (безналичный) расчет аша ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында (www.uslugi.tatarstan.ru);
- "Электронный Татарстан" хезмәт күрсәтү порталлары аша. Бу очракта шәхси мәгълүматларны күрсәтергә кирәк (Ф. И. О. Һәм Пенсия фонды иминиятләштерү таныклыгы (СНИЛС) номерын;
- кредит оешмаларына квитанция белән мөрәҗәгать итеп. Үзегез белән ПФ иминиятләштерү таныклыгын һәм шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.
Өстәмә иминиятләштерү взносларын шулай ук эш бирүче аша, аңа взносларны хезмәт хакыннан тотып калып, Пенсия фондына күчерергә гариза язганнан соң түләргә мөмкин..
Фото: http://gnlomov.nlomov.pnzreg.ru/main_news/2015/04/6/14102737

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев