Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полянкада яңа Мәдәният йорты

Узган чәршәмбедә Полянка авылында яңа Мәдәният йорты ачылды.

Владимир Корнилов

Яңгыр-җилләре белән теңкәгә тигән көзнең бу көне иртәдән чалт аяз һәм кояшлы килүе күңелдәге сөенечне икеләтә арттырды. Тантанага килгән кунакларны - район башлыгы Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев, "Керамика Маркет" җәмгыяте директоры урынбасары Николай Баницин һәм башкаларны авыл халкы күптәнге гадәт буенча ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршылады.

Полянка мәктәбе укучылары әзерләгән инсценировка тантанага үзенчә ямь өстәде. Аннары район башлыгы халыкны авылда яңа мәдәният йорты ачылу белән котлады, берочтан бу бина беркайчан буш булмасын, анда тормыш кайнап торырга тиеш, дигән теләкләрен дә җиткерде. Мәдәният учагы республиканың махсус максатчан программасы нигезендә республика хөкүмәте булышлыгы һәм инде төзүчеләрнең уртак тырышлыгы белән төзелде, дип тә ассызыклады. Кыскасы, биредә авыл халкына ял итү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Полянкалыларга шулай ук үзләренең котлау сүзләрен Фоат Вәлиев, подрядчылар исеменнән - Николай Баницин да җиткерделәр. Николай Баницин төзелеш барышында һәрьяклап ярдәм иткән район хакимиятенә һәм авыл җирлегенә, шулай ук авыл кешеләренә тирән рәхмәтен белдерде.

Авылның мактаулы кунаклары, мәктәп укучылары һәм авыл кешеләре ал тасманы кискәч, яңа бина белән таныштылар. Иркен фойе, зур бильярд залы, китапханә, көнкүреш бүлмәләре - боларның барысы да культуралы ял итү өчен эшләнгән. Бераздан яңа мәдәният йорты сәхнәсендә концерт башланды. Иң әүвәл Полянка мәктәбе директоры Гөлсинә Сибгатуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Николай Авдеев заманча мәдәният йортын төзеп авыл халкын сөендергәннәре өчен район, республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Концерт программасында җирле үзешчән артистлар Дима Семенов, Радмила Холмирзоева, Ирина Орлова, Олеся Шевченко, Зөлфия Холмирзоева белән бергә Болгардан килгән артистлар да катнашты. Полянка балалар бакчасына йөрүче нәниләр "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп тамаша әзерләгәннәр. Соңыннан барысы бергә кушылып "Этот мир придуман не нами" җырын башкардылар. Әнә шулай итеп, Полянка авылы тормышында яңа иҗат этабы башлана.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тантана Мәдәният йорты “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев