Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Пенсия фонды - яңа урында

    Район Пенсия фонды идарәсе яңа бинага күчте. Сишәмбе көнне, капиталь ремонттан соң, бинаны ачу тантанасы булды.

    Бу учреждение хәзер элеккеге урта мәктәп бинасында, "Родничок" балалар бакчасы белән янәшә урнашкан. Тантанада район башлыгы Камил Нугаев, РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы управляющие урынбасары Андрей Ясько, оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Кунакларны традиция буенча ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар.

    Россия Пенсия фонды - халыкның социаль тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүче эре федераль система. Тантанада чыгыш ясаучылар Фондның күп эшләр алып баруы турында ассызыклап әйттеләр.

    Россия Пенсия фондының Спас районы идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева подрядчыларга, аерым алганда "Восток" төзелеш фирмасы директоры Артем Трушковка, бинаны сыйфатлы итеп ремонтлаганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    Бинаны ачу тантанасыннан соң Пенсия фонды коллективында отчет җыелышы булды, узган елда башкарылган эшкә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: