Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Отчет кампаниясе башланды

1 апрельдә Пенсия фондына агымдагы елның беренче кварталы өчен эш бирүчеләрдән бердәм формадагы отчет кабул итү башланды. Персонифицияле учет бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева хәбәр иткәнчә, аны 323 кеше тапшырырга тиеш. Агымдагы елның беренче кварталында алынган 23436,6 мең сумны шәхси счетларга бүлергә кирәк булачак. Отчетның яңа формасы һәм аны тутыру тәртибе...

1 апрельдә Пенсия фондына агымдагы елның беренче кварталы өчен эш бирүчеләрдән бердәм формадагы отчет кабул итү башланды.
Персонифицияле учет бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева хәбәр иткәнчә, аны 323 кеше тапшырырга тиеш. Агымдагы елның беренче кварталында алынган 23436,6 мең сумны шәхси счетларга бүлергә кирәк булачак. Отчетның яңа формасы һәм аны тутыру тәртибе Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында "Работодателям" бүлегендә, махсус бухгалтер системаларында, "Личный кабинет плательщика"да, шулай ук ТР буенча ПФ бүлеге сайтында урнаштырылган.
Моннан тыш, ПФР сайтында отчетларны тикшерү һәм хәзерләү өчен яңа программалар бар. Исегезгә төшерәбез, бердәм формага күчү иминиятләштерү взносларын түләүчеләргә җиңелрәк булсын өчен эшләнде. Ул исәпләнгән һәм түләнгән иминиятләштерү взнослары турында оешма буенча тулысынча мәгълүматларны һәм иминиятләштерелгән затлар буенча персонифицияле учет мәгълүматларын тапшырып, дөреслеген тәэмин итә.
Түләүчеләргә элеккечә үк отчетларны отчет чорыннан соң (квартал, яртыеллык, тугыз ай һәм бер ел) килгән икенче календарь аеның 15нче числосыннан соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев