Узган җомгада район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган зур концерт булды.
Үзешчән артистлар үз концертларын җир йөзендәге иң якын, иң газиз кешеләребезгә - әниләргә багышладылар. "Волжские зори ", "Вестники добра" вокаль ансамбльләр, Рамилә Исхакова, Гөлсирень Хәйдәрова, Сарыйм Насыйбуллин, Айдар Вәлиуллиннар чыгышы тамашачылар күңеленә бигрәк тә хуш килде.


Шулай да, иң күп алкышлар концертның иң яшь башкаручылар өлешенә туры килде. Концертның иң нәни артисты Надежда Корнеева җыр башкарды, ә Ирина Лукашовага чыгышында "Колосок" балалар бакчасы бию коллективы ярдәм итте. Бу бакчага йөрүче балалар әниләре һәм дәү әниләре турында фикерләрен видеоролик төшергәннәр. Валерия Никифорова, Артем Избранов, Стелла Марянина үз шигырьләрендә гаилә бәхетенең, иминлекнең нигезе - әни икәнен тагын бер кат ассызыклап үттеләр. Тамашачыларны бу бәйрәм белән шулай ук акробатлар коллективы, "Вдохновение" хореография ансамбле котлады. Белоглазовлар гаиләсе - игезәкләр Ольга белән Елена һәм аларның әниләре Аннаның чыгышын аерым билгеләп үтәсе килә.
Тамашачыларны концерт башланыр алдыннан район башлыгы Камил Нугаев котлады. Ул җәмгыятьтә хатын-кызларыбыз, бигрәк тә әниләрнең нинди зур урын алып торулары турында сөйләде һәм аларның барысына да чын күңелдән нык сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, бәхет теләде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев