Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркотикларга урын булмаска тиеш

Республиканың наркотикларга каршы комиссиясе һәм ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы РФ Федераль Хезмәт идарәсе коллегиясе утырышында наркотик һәм психотроп матдәләрне таратуга каршы тору буенча министрлыклар һәм ведомстволар, җирле үзидарә органнарының эшенә йомгак ясалды. Ул ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте. Республика җитәкчесе наркоманлык -...

Республиканың наркотикларга каршы комиссиясе һәм ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы РФ Федераль Хезмәт идарәсе коллегиясе утырышында наркотик һәм психотроп матдәләрне таратуга каршы тору буенча министрлыклар һәм ведомстволар, җирле үзидарә органнарының эшенә йомгак ясалды.
Ул ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте. Республика җитәкчесе наркоманлык - җәмгыять өчен бик җитди проблема булуына басым ясады. Наркотиклар куллану милләтнең генофондына тискәре йогынты ясый, криминоген хәлләрне кискенәйтә. Кабул ителгән чараларга карамастан, республикада хәлләр һаман да киеренке.
Безнең районда бүгенге көндә, эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, табиб билгеләмичә наркотик матдәләр кулланган өчен 4 кеше исәпкә куелган. Беренче карашка бу күп түгел, шулай да тынычланырга әле иртәрәк, әлеге күрсәткеч чынбарлыкны чагылдырмый. Шуңа күрә наркотиклар куллану очракларының укучылар, студентлар арасында таралуы аеруча зур борчу тудыра, дип билгеләп үтелде киңәшмәдә.
Яшьләрнең дискотека һәм төнге клубларда наркотиклар куллануы беркем өчен сер түгел. Ә бу исә профилактика эшен активлаштырырга кирәклеген аңлата. Бу эштә волонтерлар хәрәкәте, яшьләр берләшмәләре дә зур роль уйный.
Болгардагы киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев