Гилсинә Сибгатуллина,
Полянка урта мәктәбе директоры, авыл җирлеге депутаты.
Безнең авылдан ерак түгел генә үсеп утырган нарат посадкасына соңгы елларда бер дә тынгы юк. Идел суы агач тамырларын астан ашап, мәгърур наратлар суга авалар. Моннан тыш, агачларның бер өлешен корылык елында янгын юкка чыгарды. Ләкин табигать үз яраларын үзе дәвалый...
Гилсинә Сибгатуллина,
Полянка урта мәктәбе директоры, авыл җирлеге депутаты.
Безнең авылдан ерак түгел генә үсеп утырган нарат посадкасына соңгы елларда бер дә тынгы юк. Идел суы агач тамырларын астан ашап, мәгърур наратлар суга авалар. Моннан тыш, агачларның бер өлешен корылык елында янгын юкка чыгарды. Ләкин табигать үз яраларын үзе дәвалый икән: соңгы ике елда посадка янындагы кырда үзеннән-үзе яшь наратлар үсеп чыга башлады һәм ул урыннар тагын да матурланып китте. Наратлар арасында сулыш юллары киңәя, агач астында йомшак үлән, төрле гөмбәләр үсә... Ял итү өчен җәннәткә тиң урын! Иң мөһиме - кешедән бернинди чыгымнар таләп итми.
Тик бу гүзәллек озакка бармады. Быел Яңа ел бәйрәме алдыннан яшь үсентеләрне күпләп кисә башладылар, урман хуҗалыгы эшчеләре КамАЗларга һәм тракторларга төяп, аларны базарга сатарга ташыйлар. Җитмәсә, яшь агачларның иң матурларын сайлап кисәләр, бик күзгә ташланмасын өчен төпләрен күмеп китәләр.
Без, авыл кешеләре, бу хәлгә бик гаҗәпләнәбез: яшь үсентеләрне болай юк итәргә кем рөхсәт бирде икән? Мин авыл җирлеге башлыгыннан бу турыда сорашкач, ул аның янгыннан саклану максатында үткәрелүен әйтте. Ә бит алар авылдан шактый читтә. Минемчә, бу аклану өчен бер сәбәп кенә, чөнки яхшылыкка да, начарлыкка да сылтау табарга мөмкин.
Иң гаҗәбе шул, авыл җирлеге территориясендә үскән агачлар кемгә комачаулый икән? Полянка авылы кешеләренең фикере берәүне дә кызыксындырмый, күрәсең. Ә бит авыл халкы табигатьнең бу гүзәл почмагын саклап калырга тырышкан иде...
Хәзерге вакытта чыршыларны һәм наратларны саклау буенча акция үткәрелә. Бу хәлләрдән соң аларны саклау турында нинди сүз булырга мөмкин?
Полянка авылы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев