Җәмгыять
Намуслы хезмәтләре өчен – юбилей медальләре
22 декабрьдә энергетика тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Агымдагы ел безнең энергетиклар өчен аеруча истә калырлык булды, чөнки районны электр энергиясе белән итеп торучы "Чистай электр челтәрләре" быел үзләренең илле еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан, предприятие филиалында ун елдан артык эшләгән хезмәткәрләргә һөнәри бәйрәм алдыннан юбилей медальләре...
22 декабрьдә энергетика тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Агымдагы ел безнең энергетиклар өчен аеруча истә калырлык булды, чөнки районны электр энергиясе белән итеп торучы "Чистай электр челтәрләре" быел үзләренең илле еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан, предприятие филиалында ун елдан артык эшләгән хезмәткәрләргә һөнәри бәйрәм алдыннан юбилей медальләре тапшырылды.
Бу бүләкне алучылар арасында оператив-күчмә бригада электромонтеры Николай Харитонов та бар. Ул 0,4-10 киловольтлы электр үткәргеч һава линияләреннән файдалану һәм аларны ремонтлау белән шөгыльләнә, шулай ук шәһәр һәм авыллардагы трансформатор подстанцияләренә хезмәт күрсәтә. Коллективта аны җаваплы, үз эшенең барлык нечкәлекләрен камил белүче, ышанычлы белгеч дип саныйлар.
Медаль белән бергә Николай Викторовичка челтәр компаниясенең Мактау кәгазен һәм предприятиенең үсеш тарихы турында китап тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев