Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәрхәмәтле кешеләр аз түгел

Галина Петряева. Без энекәшем белән икебез дә беренче группа инвалидлар. Шуңа күрә башкалар ярдәменә мохтаҗ булуыбыз турында аңлатып торасы юктыр. Ярый әле, тормышыбызда мәрхәмәтле кешеләр бар. Район хастаханәсенә без үзебез генә бара алмыйбыз. Ләкин хәбәр итүгә табиб-терапевт Наилә Туктар кызы Мистахова тиз килеп җитә. Тәҗрибәле табиб үзенең дөрес киңәшләрен бирә,...

Галина Петряева.
Без энекәшем белән икебез дә беренче группа инвалидлар. Шуңа күрә башкалар ярдәменә мохтаҗ булуыбыз турында аңлатып торасы юктыр. Ярый әле, тормышыбызда мәрхәмәтле кешеләр бар.
Район хастаханәсенә без үзебез генә бара алмыйбыз. Ләкин хәбәр итүгә табиб-терапевт Наилә Туктар кызы Мистахова тиз килеп җитә. Тәҗрибәле табиб үзенең дөрес киңәшләрен бирә, һәрвакыт игътибар белән карый, дәвалый.
Авылыбыз фельдшеры Елена Кузнецованың да яхшылыгын күп күрдек. Көннең кайсы гына вакытында чакырсак та, шунда ук ярдәмгә ашыга. Үз эшенең остасы булган фельдшерыбыз безнең "ашыгыч ярдәмчебез".
Авылдашыбыз Александр Марянин да безне ярдәменнән ташламый. Бер-беребездән ерак торсак та, көн саен аның кайгыртуын тоеп яшибез. Мәрхәмәтле, киң күңелле бу кешеләргә нинди генә рәхмәт әйтсәк тә аз булыр кебек.
Өчкүл авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев