Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклардан алдатмагыз

Күптән түгел безнең районда 2 тапкыр телефоннан алдау очрагы теркәлде.

Спас эчке эшләр бүлегенең полиция участок уполномоченныйлар хезмәте җитәкчесе Сергей Тарасов хәбәр иткәнчә, беренче очракта телефон хуҗасына аның банк картасы бикләнгән дигән хәбәр җибәрәләр. Ә аны яңадан ачу өчен күрсәтелгән телефон номерына өч мең сум акча салырга кирәк, диләр. Алынган мәгълүматны ачыклап та тормыйча, бу кеше акчаны җибәреп тә куя...
Өлкән яшьтәге бер хатын-кыз да полициягә шуңа охшаш гариза белән мөрәҗәгать итә. Аңа бер ир-ат чылтыратып, үзен Казан шәһәре полиция бүлеге хезмәткәре дип таныштыра һәм якын туганының "наркотиклар белән тотылуы" турында хәбәр итә. Аны коткару өчен зур суммада акча таләп ителә, ә акчаны кәрәзле телефон номерына күчерергә кирәк була. Әлеге хатын туганының кайсы бүлектә утыруы турында сорый, чылтыратучының исеме һәм званиесе белән кызыксына, ләкин мошенник шунда ук трубканы ташлый. Аннары ул чылтыраткан номерның ачылмавы билгеле була.
Мондый очраклар узган ел безнең районда да булган иде. Полиция, әлбәттә, зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә әзер, ләкин уяулык турында да онытырга ярамый.
Түбәндәге берничә кагыйдәне үтәсәгез, күңелсезлекләрне булдырмый калырга мөмкин. Беренче чиратта, сезнең телефоныгызга көтмәгәндә лотереяга акча отуыгыз турында хәбәр килсә, беркайчан да акча җибәрмәгез. Чынлап отсагыз, бернинди акча җибәрергә кирәк түгел.
Әгәр сезгә көтмәгәндә нинди дә булса туганыгыз бәлага тарган һәм аны коткару өчен зур суммада акча кирәк дип, хәбәр итсәләр, акчаны җибәргәнче, мәгълүматны төгәл ачыкларга тырышыгыз.
Әгәр өегезгә таныш булмаган социаль хезмәтәкәрләр килсә, ишекне ачмагыз. Башта бу оешмага чылтыратып, сезгә кеше җибәрүләрен ачыклагыз.
Таныш булмаган кешеләрдән дарулар һәм азык катнашмалары сатып алмагыз. Мондый товар махсус сәүдә нокталарында һәм даруханәләрдә генә сатылырга тиеш.
Әгәр дә мошенниклар карамагына эләгә калсагыз яки сезгә карата законсыз булмаган гамәлләр кылына дип, шикләнсәгез, 02 номеры буенча полициягә чылтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев