Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мондый ярминкәләр безгә бик кирәк...”

Узган җомгада "Октябрь" кинотеатры бинасында үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә ун кешегә эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

Шәһәребездә беренче тапкыр үткәрелгән бу чараны район Мәшгульлек үзәге оештырды, анда шәһәрнең чыгарылыш класс укучылары, эшсез гражданнар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Чараны оештыручылар эшсез кешеләрне кадрларга кытлык кичергән җитәкчеләр белән очраштыру өчен шартлар тудыру, эшкә урнаштыру яки яңа һөнәргә өйрәтү мөмкинлеге турында хәбәр итү, мәшгульлек һәм эш буенча юридик консультацияләр үткәрү, җитәкчеләргә кирәкле кадрларны сайлап алырга ярдәм итүне максат итеп куйдылар.
Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Газизулла Әхмәтҗанов пленар өлештә хезмәт базарындагы хәлләрне яктыртып үтте, эшкә урнаштыру, өйрәтү һәм яңа һөнәрләргә укыту мөмкинлеге турында аерым басым ясады. Ә аннары сүз төрле белем бирү учреждениеләре һәм хезмәт коллективлары вәкилләренә бирелде.
ТР хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов, мәсәлән, хәрби уку йортларына керү һәм контракт буенча хезмәт итү шартлары турында сөйләде, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов табиблар эше белән таныштырды, офтальмолог, кардиолог, фтизиатр кебек белгечләр, шулай ук шәфкать туташларының кирәклеген билгеләп үтте. Спас тармак технологияләре техникумында укытылган һөнәрләр турында директор урынбасары Вячеслав Владимиров сөйләде. Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухова, кабул итү комиссиясенең әйдәп баручы белгече Эльмира Бибикова теләге булган һәр кешене үзләренә укырга чакырдылар.
Пленар өлешкә нәтиҗәләр ясаганда, район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов: "Мондый ярминкәләр безгә бик кирәк, алар киләчәктә дә үткәреләчәк. Югары уку йортларына һәр абитуриент һәм студентның бик кирәкле чаклары җитәр... Ә безгә төзүчеләр дә, табиблар да, эшчеләр дә, механизаторлар да, мәдәният хезмәткәрләре дә бик кирәк. Бу мәсьәлә аеруча хәзер, зур масштаблы төрле программалар тормышка ашырыла башлагач, кискен тора", - дип билгеләп үтте.
Аннары махсус стендлардан күргәзмә оештырылган кинотеатр фойесында төрле тармак белгечләре үз учреждениеләрендә булган вакантлы урыннарны тәкъдим иттеләр. Аларга автоколонна җитәкчесе, хезмәтне саклау буенча инженер, урманчылар, сыер савучылар, укытучылар, сәнгать җитәкчесе һәм башка һөнәр ияләре кирәк. Ярминкәдә игълан ителгән 50 эш урыныннан 19 район хастаханәсе тарафыннан тәкъдим ителде.
160 кешегә дәүләт гарантияләренә, социаль яклауга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирүгә кагылган сораулар буенча 350дән артык консультация бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев