Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөһим карарлар кабул ителде

Узган шимбәдә район Советы утырышы булды.

Депутатлар каравына биргән гаризасы буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюневның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе куелды.
26 мартта ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча Совет утырышында "Коррупциягә каршы тору эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү" мәсьәләсе каралды. КС-2 формасы буенча башкарылган эшләр актын тапшырганда подряд оешмаларының куелган таләпләрне үтәвен тиешле контрольдә тотмау сәбәпле, "Югары Ослан муниципаль районы", "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек башлыкларына башкарма комитет җитәкчеләрен эштән азат итү мәсьәләсен карарга, тагын алты муниципаль берәмлек башлыгына башкарма комитет җитәкчеләрен катгый дисциплинар җаваплылыкка тартырга киңәш ителде.
Безнең районга килгәндә исә, "Керамика Маркет" ҖЧҖ подряд оешмасы республика инвестиция программасы буенча Полянка авылында мәдәният йорты төзегән. КС-2 формасы буенча төзелеш оешмасы башкарылган эшләр актын подрядчылар ТР Баш инвестиция Төзелеш идарәсенә үз вакытында һәм тулы күләмдә тапшырмаган. Ә райондагы яңа төзелешләргә, объектларга капиталь ремонт ясауга башкарма комитет җитәкчесе җавап бирә.
Сергей Иванович Тюнев бу урында 2006 елдан бирле эшләде, үзен тәҗрибәле белгеч, таләпчән һәм белемле җитәкче итеп күрсәтте. Ул эшләгән дәвердә торакны файдалануга тапшыру планнары вакытында үтәлде, барлык республика программалары үз вакытында һәм сыйфатлы башкарылды.
Башкарма комитет җитәкчесе район Советы карары белән билгеләнә һәм эштән азат ителә. Килеп чыккан хәлдән соң Сергей Тюнев үз теләге белән район башлыгы исеменә гариза язган.
Депутатлар аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы үтенечен канәгатьләндерделәр. Аның вазифасы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валерий Осокинга йөкләнгән.
Район башлыгы Сергей Тюневка тырышып эшләве өчен рәхмәт белдерде. Утырышта шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау буенча конкурс оештыру, район контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколовның үз теләге белән эштән китү турында гариза язуы сәбәпле, вазифасыннан вакытыннан алда азат итү турында мәсьәләләрне карадылар.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде.
Район башлыгы Камил Нугаев район Советы утырышына йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев