Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчетләребез тулып торсын

Гыйнвар аеннан башлап, Болгардагы Ак мәчет мәдрәсәсе гыйлем алучыларга үз ишекләрен киң ачты. Мәдрәсәдә атнасына ике тапкыр - шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дәресләр үткәрелә. Биредә 35 кеше укый. Уку программасына ислам фәннәре, күбесенчә тәҗвид кагыйдәләре, гарәп язмасы, Коръән уку дәресләре кертелгән. Моннан тыш, ислам фикхы (хокук дәресләре) дә укытыла. Без...

Гыйнвар аеннан башлап, Болгардагы Ак мәчет мәдрәсәсе гыйлем алучыларга үз ишекләрен киң ачты. Мәдрәсәдә атнасына ике тапкыр - шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дәресләр үткәрелә. Биредә 35 кеше укый. Уку программасына ислам фәннәре, күбесенчә тәҗвид кагыйдәләре, гарәп язмасы, Коръән уку дәресләре кертелгән. Моннан тыш, ислам фикхы (хокук дәресләре) дә укытыла. Без һәрбер яңа килгән кешегә бик шат, динне укыган кеше бәхетле инсан. Халык дәресләргә бик теләп йөри.
Мәдрәсәдә балалар өчен аерым түгәрәк эшләп килә. Монда 15 бала укый. Алар 17-18 майда оештырылачак Коръән бәйгесенә әзерләнәләр. Бу бәйгене Татарстан Диния нәзарәте оештыра һәм җиңүчеләргә зур бүләкләр каралган: чит илләргә бушлай путевкалар, компьютерлар, ноутбуклар һәм күп кенә башка кыйммәтле бүләкләр көтә. Беренче урыннар берничә номинациядә булачак. Тагын шунысы да бар: кыз балалар һәм ир балалар өчен бәйге аерым үткәрелә.
Шулай ук район авылларындагы мәчетләрдә дә бәйгегә хәзерлек бара. Авылларда укытуны башлап җибәрү өчен Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм район мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйров ярдәм күрсәттеләр. Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Урта Йорткүл, Әҗмәр,Татар Такталы авылы кешеләре укуга теләп йөриләр.
Аллаһ мәчетләребезне тулы итсен, динебезгә куәт бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев