Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матбугат көне белән!

Бу якшәмбедә республикада Матбугат көнен бәйрәм итәбез.

Ул 1998 елдан билгеләп үтелә. Моннан бик күп еллар элек "Нур" татар газетасының беренче саны чыга башлый һәм Матбугат көне шул уңайдан билгеләп үтелә башлады. Хәзерге вакытта республикада рус, татар, чуаш һәм башка телләрдә күпсанлы газета-журналлар чыга, алар тормышыбызның төрле якларын яктырталар. Хәзер матбугат чараларына электрон массакүләм чаралар да өстәлде һәм алар барысы бергә республика, ил, дөнья күләмендә булган иң мөһим вакыйгалар белән даими танышып барырга мөмкинлек бирәләр. Билгеле, укучы үзе өчен иң кызыклы һәм эчтәлекле дип санаган басманы сайлап ала.
Күпләр өчен район газетасы нәкъ шундый басмалардан санала. Ни генә дисәләр дә, ул район кешеләренең тормышындагы һәр вакыйга белән якыннан таныштырып бара. Халыкның фикерләре, дөньяга карашы, уңышлары, борчулары - болар барысы да газета битләрендә чагылыш таба, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын проблемаларны хәл итүгә тарта.
Төрле елларда газетабыз "Крестьянин", "Колхозный путь", "Советское хозяйство", "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") исемнәре астында дөнья күрде, район тарихын үз битләрендә чагылдырды. Газета штаттан тыш авторлардан башка яши алмас иде, хәзер аларның саны елдан-ел арта.
Димәк, Матбугат көне - безнең уртак бәйрәмебез. Хәзерге вакытта газетаны эшләүчеләр дә, типография һәм редакция ветераннары да, штаттан тыш хәбәрчеләр дә, газета укучылар да аны үз бәйрәмнәре дип саныйлар. Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, иминлек, бәхет телибез!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X