Җәмгыять
Машиналар үтә алмый, җәяүлеләргә дә юл юк…
Шәһәрдәге Вертынская урамының бер өлешендә автотранспорт белән идарә итүчеләр һәм җәяүлеләр үтә алмаслык бу урын халыкка зур кыенлыклар тудыра.
Лихачев һәм Дзержинский урамнары кисешкән чатта урнашкан ул. "Газсантехсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять яңа суүткәргеч торбалар салу өчен җир казу эшләре башлагач, биредәге ара бөтенләй тарайды, хәтта узгынчы машиналар бер-берсенә юл бирә...
Шәһәрдәге Вертынская урамының бер өлешендә автотранспорт белән идарә итүчеләр һәм җәяүлеләр үтә алмаслык бу урын халыкка зур кыенлыклар тудыра.
Лихачев һәм Дзержинский урамнары кисешкән чатта урнашкан ул. "Газсантехсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять яңа суүткәргеч торбалар салу өчен җир казу эшләре башлагач, биредәге ара бөтенләй тарайды, хәтта узгынчы машиналар бер-берсенә юл бирә алмыйлар.
Чокырны ничек туры килсә, шулай күмгәнлектән, юл читендәге өелеп калган комлы балчык транспортка гына түгел, кешеләргә үтеп йөрергә дә бик комачаулый. Беркадәр тигезләтеп тә карадылар, әмма файдасы юк. Машина йөртүчеләрнең бу тирәдән узганда "Газсантехсервис" җәмгыяте эшчеләрен нинди сүзләр белән искә алуын чамалавы читен түгел. Җәяүлеләрнең дә ярсуын аңларга була.
Көзге яңгырларның еш явуы хәлне тагын да катлауландыра, салкыннар башлангач та үзгәрешләрнең булачагына өмет аз. Тиешле чараларны бүген күрсәләр генә…
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев