Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина йөртүчегә уенчык кирәкме?

Ай дәвамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре уздырган "Игътибар - балалар!" операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган.

Марина ЗАЙЦЕВА
ЮХИДИ бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова сүзләренә караганда, әлеге операция барышында аеруча зур игътибар балаларны автомобильдә йөртүгә бирелде. Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, 12 яшькә кадәрге бала салондагы махсус саклагыч җайланмада (утыргыч, люлька) утырырга, зуррак балалар исә иминлек каешы белән эләктереп куелган булырга тиеш. Әмма барысы да закон буенча каралган таләпләрне үтәүне кирәк санамыйлар. Операция барышында әлеге кагыйдәне бозуның 47 очрагы ачыкланган. Автомобиль йөртүчеләр һәм аларның пассажирларына карата административ беркетмәләр төзелгән, тиешле штраф та салынган. Кызганыч, зур штрафлар салынуын белеп торсалар да, автомобиль йөртүчеләр балаларның иминлеген тәэмин итү максатларында тиешле чаралар күрергә ашыкмыйлар. Нәтиҗәдә мондыйларга карата яңадан беркетмәләр тутырырга туры килә.
Операция барышында яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар арасыннан да 20 кагыйдә бозучы ачыкланган. Болар транспорт чаралары күпләп йөреп торучы юлдан бернинди кагыйдәләрне дә үтәмичә җилдерүче яшь велосипедчылар. Автомобиль астына килеп керү куркынычы турында да уйламый алар. Кайберләре белән аңлату эшләре үткәрелә, кайберләре исәпкә куела. Хәрәкәт кагыйдәләрен бозулары турында әти-әниләре һәм балаларның укытучыларына да хәбәр ителә.
Соңгы елларда шәһәр урамнарында скутерлар күбәйде. Алар белән күбесенчә яшүсмерләр идарә итә. Шунысы гаҗәп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәгән һәм идарә итү күнекмәләре булмаган бу яшүсмерләр кайвакыт автотрассага чыгып зур куркыныч тудыралар. Алар хәрәкәт кагыйдәләрен бозу белән бергә гомерләрен дә куркыныч астына куялар: башларына саклагыч шлем кимиләр, тизлекне арттыралар. Дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган ике скутер йөртүчене туктата. РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодексның 5.35нче маддәсе нигезендә, бу яшүсмерләрнең әти-әниләренә карата беркетмәләр тутырылган. Аларга тиешле чара күреләчәк.
Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларыгыз балигъ булмый торып, аларга скутер яки мотоцикл алмагыз, диясе килә. Әлеге транспорт чаралары балалар гомере өчен аеруча зур куркыныч тудыра. Бу хакта беркайчан истә чыгарырга ярамый.
Инспекторлар операция кысаларында мәктәп лагерьларына йөрүче балаларга юлларда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында лекцияләр укыдылар.
Моннан тыш, юлларда балалар имгәнүен кисәтү максатыннан чыгып Изге Авраам чиркәвенең яшьләр бүлеге белән берлектә махсус акция үткәрелде. Акциядә катнашаучылар шәһәрдәге икенче урта мәктәп янында автомобильләрне туктатып, шоферлар белән әңгәмә үткәрделәр. Соңыннан һәр шоферга тиешле эчтәлектәге памяткалар һәм буклетлар, бәхетле балачак символы булган йомшак уенчыклар тапшырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X