Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү өчен

Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән Россия Федерациясе Президентының 2006 елның 22 гыйнварындагы Указы нигезендә, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты тиешле эш алып бара. Хәрби комиссариатның Спас районы буенча бүлек җитәкчесе Илһам Мидхәтов аңлатуынча, әлеге эш архив документларын тиешле тәртипкә китерү һәм соңыннан...

Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән Россия Федерациясе Президентының 2006 елның 22 гыйнварындагы Указы нигезендә, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты тиешле эш алып бара.
Хәрби комиссариатның Спас районы буенча бүлек җитәкчесе Илһам Мидхәтов аңлатуынча, әлеге эш архив документларын тиешле тәртипкә китерү һәм соңыннан барча мәгълүматларны "Мемориал" Берләшетерелгән мәгълүматлар банкына кертүдән гыйбарәт. Мәгълүматлар РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивында, РФ Үзәк хәрби-диңгез архивында һәм аның бүлекләрендә сакланучы рәсми документлардан алына.
Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы документлар һәлак булган солдатларның шактый туганнарында сакланган. Тагын да тулы һәм төгәлрәк мәгълүматлар туплау өчен аларны район хәрби комиссариатына китерергә кирәк. Соңыннан әлеге документларның барысы да кире кайтарылачак. Алынган мәгълүматлар тиешле тәртипкә китерелеп "Мемориал"га тапшырылачак (Интернеттагы адрес: www.obdmemorial.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев