Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучылар хокукын яклап

Үткән ярты еллыкта кулланучылар базарында төрле бозуларга каршы көрәш бүлегенә алтмыш кеше мөрәҗәгать итте. Нигездә кешеләрнең күбесе катлаулы көнкүреш техникасының һәм пластик тәрәзәләрнең сыйфатыннан зарланалар. Тагын дүрт кеше торак-көнкүреш хезмәте күрсәтүгә ризасызлык белдерде. Шулардан илле җиде кешенең мөрәҗәгате алар файдасына хәл ителде, калганнарына телдән аңлату ясалды. Сатып алучыларга барлыгы 39...

Үткән ярты еллыкта кулланучылар базарында төрле бозуларга каршы көрәш бүлегенә алтмыш кеше мөрәҗәгать итте.
Нигездә кешеләрнең күбесе катлаулы көнкүреш техникасының һәм пластик тәрәзәләрнең сыйфатыннан зарланалар. Тагын дүрт кеше торак-көнкүреш хезмәте күрсәтүгә ризасызлык белдерде.
Шулардан илле җиде кешенең мөрәҗәгате алар файдасына хәл ителде, калганнарына телдән аңлату ясалды. Сатып алучыларга барлыгы 39 мең сум акча кире кайтарып бирелде.
Бүлек белгечләре кулланучылар базарында төрле бозуларны кисәтү буенча 46 профилактик чара үткәрделәр. Аерым алганда, хуҗалык итүче субъект вәкилләре белән киңәшмәләр үткәрелде, кешеләрне авылларга чыгып кабул итү, консультация өстәлләре оештырылды, базарда кизү тору, мәктәпләрдә тематик дәресләр алып барылды, лекцияләр укылды.
Алкоголь продукциясе һәм тәмәке сату белән шөгыльләнгән сәүдә нокталарын тикшерү аларның закон таләпләрен төгәл үтәмәүләрен күрсәтте. Шулай ук кешеләрнең өйдә ясалган спиртлы эчемлекләр сату фактлары билгеле булды. Закон бозучылар җавапка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев