Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучылар хокукы

Узган ел Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Спас районындагы Чистай территориаль органы бүлегенә ярдәм сорап 148 кеше мөрәҗәгать иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр дә диярлек кулланучылар файдасына хәл ителгән.

Шуларның күпчелеге (137) сәүдә тармагында кулланучыларның хокуклары бозылудан зарланган. Тагын унбер кеше коммунальчылар һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүче башка хезмәтләрнең начар эшләвенә канәгатьсезлек белдергән.

Кайбер гаризалар буенча тиешле аңлатмалар бирелгән, унбер очракта сәүдә нокталарын планнан тыш тикшерү оештырылган. Кулланучыларга сыйфатсыз товар саткан һәм начар хезмәт күрсәткән өчен илле мең сум акча кире кайтарылган.

Узган ел бүлек белгечләре сәүдә һәм хезмәт күрсәтү нокталарында кырыкка якын тикшерү уздырган. Әлеге тикшерүләрнең максаты - кулланучылар базарындагы бозуларны кисәтү, шулай ук алкогольле һәм составында спирт булган продукция әйләнешен ачыклау. Нәтиҗәдә гамәлдәге законны бозуның 27 очрагы ачыкланган. Мәсәлән, ун кибеттә куллану вакыты узган товарларның сатылуы билгеле булган.

Җиде очракта эшмәкәрләр алкоголь продукциясе сатуны чикләү турындагы законны бозган. Контроль сатып алу ярдәмендә кешеләрнең өй шартларында әзерләнгән спиртлы продукция сатулары теркәлгән. Гаеплеләргә тиешле җәза бирелгән. Балигъ булмаучыларга тәмәке саткан ике сатучыга карата беркетмәләр тутырылган. Кайбер сәүдә нокталары хуҗаларына карата товарны озату документларыннан башка һәм бәя күрсәткечсез (ценник) саткан өчен дәгъва белдерелгән.

Реклама

Штрафлар салу турында барлыгы 14 беркетмә төзелгән. Бу штрафларның суммасы алтмыш мең сумнан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар

2
X