Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте инициативасы белән оештырылган Коръәнне иң яхшы белүчеләр конкурсында җитмештән артык бала катнашты.
Конкурс Болгар музей-тыюлыгындагы Ак мәчеттә үтте. Кырык минут дәвамында Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Урта Йорткүл, Ямбакты һәм Әҗмәрдән килгән балалар язма рәвештә ислам дине буенча туксаннан артык сорауга җавап бирделәр. Конкурс шартлары рөхсәт иткәнчә, теләге булган кеше биремнәрне рус телендә эшләде.
Җавапларга ТР Диния Нәзарәте каршындагы "Зәкят" фонды генераль директоры Илнур Вәлиев, Диния Нәзарәте вәкиле Нияз Сабиров һәм Ак мәчет имамы Руслан Фәрхетдиновтан торган жюри бәя бирде.
Күпләр бу конкурска ныклап әзерләнгәннәр, шуңа күрә биремнәрне дә тиз башкарып чыктылар.
Малайлар арасында иң югары билгене Чәчәкледән Илфат Миндубаев алды, аңа "Зәкят" фондының махсус призы - спорт велосипеды тапшырылды. Кызлар арасында исә Болгардан Ләйсән Әхмәтвәлиевага тиңнәр булмады. Аңа чит илдә эшләнгән тегү машинасы бүләк иттеләр.
Конкурста катнашкан башка балалар да бүләксез калмады. Соңыннан барысын да тәмле пылау белән сыйладылар.
Конкурска балаларны әзерләүдә зур ярдәм иткән имамнарга, аеруча Рамил Галимов, Вазыйх Гыйльметдинов, Әнәс Рәхимовка, Фәрһад хәзрәт Минсәгыйргә һәм Ямбактыдан Клара Сәлимовага игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук район башлыгы Камил Нугаевка, Болгар тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтовка, район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә дә Ходайның рәхмәтләре яусын.
Талгат Җамалетдинов фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев