Җәмгыять
Конференциянең икенче этабы булды
Чәршәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегендә XXIVнче конференциянең икенче этабы булды.
Делегатлар муниципаль берәмлек башлыгы - Татарстан Республикасы Спас районы "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы рәисе вазифасына кандидат турында фикер алыштылар.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә конференциядә катнашучылар бертавыштан бу урынга Камил Әсгат улы Нугаев кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Конференция...
Чәршәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегендә XXIVнче конференциянең икенче этабы булды.
Делегатлар муниципаль берәмлек башлыгы - Татарстан Республикасы Спас районы "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы рәисе вазифасына кандидат турында фикер алыштылар.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә конференциядә катнашучылар бертавыштан бу урынга Камил Әсгат улы Нугаев кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Конференция карары белән яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча санау комиссиясе протоколы расланды. "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең депутатлар берләшмәсенә муниципаль берәмлек башлыгы - Татарстан Республикасы Спас районы "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы рәисе вазифасына Камил Әсгат улы Нугаев кандидатурасын куярга тәкъдим бертавыштан кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев