Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коммунистларның күчмә пленумы

Шимбә көнне безнең шәһәрдә ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ Үзәк Комитеты әгъзасы, партиянең территориаль рескомы региональ бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов рәислегендә КПРФның Татарстан региональ бүлеге Комитетының унынчы пленумы булды.

Безнең район делегациясенә партиянең җирле бүлеге комитеты секретаре Виктор Владимиров җитәкчелек итте.
Район җитәкчеләре исеменнән пленумда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов котлады. Аннары бер төркем район ветераннарына бүләкләр тапшырдылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Федорович Камаев, Лев Федорович Малинин "Кырым һәм Севастопольне азат итүнең 70 еллыгы" җәмәгать медальләренә, Анна Павловна Горбунова, Иван Петрович Юрин, Григорий Гаврилович Шумкин, Мәмдүдә Хәләф кызы Бикбулатова "Чирәм җирләрне үзләштерүнең 60 еллыгы" медальләренә лаек булдылар.
Партиянең яңа әгъзасына партбилет тапшырдылар.
Утырышта хезмәт ияләренең социаль-икътисадый хокукларын саклауга кагылган КПРФ Үзәк Комитетының күптән түгел булып үткән пленум йомгаклары каралды, алда торган бурычлар билгеләнде.
Коммунистлар Ленин һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган безнең якташларыбыз һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев