Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әкият геройлары фестивале

Гыйнвар көннәренең берсендә шәһәрнең үзәк мәйданында халык күп җыелган иде: биредә "Яңа ел шәрекъ календары буенча" дип исемләнгән әкият геройлары фестивале булды. Фестивальнең уңышлы үтүенә көннең иртәдән җылы торуы да тәэсир итте кебек. Шуңа күрә мәйданга балалар белән бергә зурлар да теләп килделәр. Бирегә килгән һәр кеше иң әүвәл төрле...

Гыйнвар көннәренең берсендә шәһәрнең үзәк мәйданында халык күп җыелган иде: биредә "Яңа ел шәрекъ календары буенча" дип исемләнгән әкият геройлары фестивале булды.
Фестивальнең уңышлы үтүенә көннең иртәдән җылы торуы да тәэсир итте кебек. Шуңа күрә мәйданга балалар белән бергә зурлар да теләп килделәр. Бирегә килгән һәр кеше иң әүвәл төрле җемелдәвек төсләргә кереп балкып торучы яшел чыршыларны, боз һәм кардан ясалган төрле сыннарны, матур итеп бизәлгән биналарны күреп хозурланды. Мәйдандагы халыкны әкият геройлары сәламләде, балалар шулар янәшәсенә басып рәхәтләнеп фотога төштеләр, җырлар җырлап чыршы тирәли әйләнделәр.
Балалар мәш килеп таудан шусалар, зурлар исә фестиваль программасына кертелгән төрле чара-бәйгеләрдә теләп катнаштылар. Шәһәр оешмалары, аннары авыл Мәдәният йортлары коллективлары шәрекъ календаре символларын гәүдәләндерделәр. Чыгыш ясау өчен нибары өч кенә минут вакыт бирелсә дә, аларның осталыгына сокланмаган кеше калмагандыр. Юлбарыс, Үгез яки Кабан дуңгызы елын ир-атлар белән бергә хатын-кызлар да зур осталык белән чагылдыра алдылар.
Җиңүчене ачыклау җиңел булмаса да, жюри беренче урынны бернинди икеләнүләрсез бу ел символы булган Зәңгәр ат катнашында мини-спектакль әзерләгән "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте филиалына бирергә карар чыгарды. Шәһәр хастаханәсе, музей-тыюлык коллективларының чыгышлары да үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Икенче һәм өченче урыннарны алар бүлештеләр.
Бераздан авыл Мәдәният йортлары арасында әкият геройлары парады башланды. Биредәге персонажларны күреп халыкның да исе китте. Беренче урынга кузнечихалылар чыкты, аларга моның өчен биш мең сумга сертификат тапшырылды. Икенче урында Никольск Мәдәният йорты, ә менә өченче урыннарны Өчкүл, Чәчәкле һәм Йолдыз мәдәният учаклары бүлештеләр.
Диплом, бүләк һәм сертификатлар тапшырганда район башлыгы Камил Нугаев мондый бәйрәмнәрнең халык өчен бик кирәк булуын ассызыклады. Димәк, әйбәт башлангыч дәвамлы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев