Бу кошларны яратып үрчетүчеләр тарафыннан оештырылган күгәрченнәр күргәзмәсе инде традициягә әйләнде һәм аларны карарга быел да халык күп килгән иде. Күргәзмә район Мәдәният йортының спорт залында оештырылды.
Олег Пахомов
Күргәзмәгә нинди генә күгәрченнәр алып килмәгәннәр, монда биектә оча торганнары да, спорт күгәрченнәре дә, декоратив кошлар да бар иде. Барысы да гаҗәеп матурлар, сокланып карап торасың. Шуңа күрә мондый чараларда күгәрченнәр алышырга да, сатарга һәм алырга да була.
Күргәзмәгә үз кошларын күрсәтергә төрле урыннардан - Ульяновскидан, Казаннан, Нурлаттан, Чистайдан, Әлмәттән, Чардаклыдан һәм шулай ук Марий Эл республикасындагы Волжск һәм Козловка шәһәрләреннән дә киләләр. Быел да алар бу чарадан читтә калмаган, барысы да җыелган.
.JPG)
- Бу очрашулар матур кошларыбызны башкаларга күрсәтеп кенә калмыйча, очрашып сөйләшү, тәҗрибә алышу, яңалыклар белән танышу мөмкинлеге дә бирә,- ди әлеге чараны оештыручы Сергей Карпушин.- Иң мөһиме - төрле урыннарда яшәп, төрле һөнәр кешеләре булсак та, үзебезне бер коллектив итеп тоярга ярдәм итә.
Чыннан да, бу сихри кошлар кайсы яклары беләндер үзләренә тартып торалар, алардан күзне алып булмый. Күргәзмәгә килгән олылар да, балалар да һәр читлек янына килеп кошларны игътибар белән күзәтәләр, сокланып карап торалар. Күгәрчен тотучыларның һәрберсе моның өчен зур тырышлык куйган. Бертуган Пелагеиннар, Валерий Сесин, Владимир Дубровский, Александр Макас, Геннадий Михеев, Николай Шаров, Сергей Петрунин һәм башка күгәрчен сөючеләр мондый чараларда даими катнашып, тамашачылар игътибарына үз кошларын тәкъдим итәләр. Ә Василий Чичерин күгәрчен сөючеләр арасында үткәрелгән күргәзмәдә гомерендә беренче тапкыр катнашкан икән.
Күгәрчен борынгы заманнардан ук дөньяларга иминлек, тынычлык китерә торган кош булып саналган. Әле дә алар безнең арада булганда, бәла-казалар читтә йөрер, тормышыбыз имин булыр дип ышанабыз.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев