Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кешеләрне яхшылыкка өндәүче, дөрес юл күрсәтүче

    Изге Авраамий чиркәве ачылуга 25 ел тулу уңаеннан, монда юбилей тантанасы булып үтте.

    Владимир КОРНИЛОВ

    Чиркәү тормышындагы зур вакыйга белән котлау өчен Болгарга Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Казан шәһәренең ирләр монастыре рухание архимандрит Питерим, Чистай епархиясе храмнары руханилары, район башлыгы Камил Нугаев, шулай ук Болгар, Казан, Ульяновск һәм Самара өлкәсеннән кунаклар килгән иде.

    Тантана бәйрәм гыйбадәтеннән башланып китте, аны чиратлап Митрополит Анастасий, Владимир атакай, район һәм республиканың башка чиркәү руханилары алып барды. Гыйбадәт вакытында митрополит Анастасий иерей Анастасий Головинга, Никольск авылы храмы рухание иерей Сергий Столяровка чиркәү бүләкләре тапшырды. Изге Авраамий чиркәвенең өлкән рухание протоиерей Владимир Головинга - Изге Гурий чиркәү ордены, Нина Берендеева, Татьяна Малышкина, Галина Терехина, Ольга Князевага һәм башкаларга архиерей грамоталары тапшырды.

    Гыйбадәт ахырында митрополит халыкны зур вакыйга белән котлады, чиркәүгә йөрүчеләрнең саны елдан-ел артуы, илебезнең төрле почмакларында билгеле булган изге эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул сәламәтлек, киләчәктә дә кешеләр арасында эш алып баруда зур уңышлар теләде.

    Бәйрәм чиркәүнең аш бүлмәсендә дәвам итте.

    Район башлыгы дин әһелләренә рухи кыйммәтләрне ныгытуга керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

    Чынлап та, бу дәвердә шактый эшләр башкарылган. Иң беренче - буш урында яңа чиркәү төзелде. Хәзер анда миссионер, яшьләр бүлеге, хәйрия һәм социаль хезмәт бүлеге, мәгариф, казаклар белән эшләү бүлеге бар, китапханә, якшәмбе мәктәбе эшли.

    Чиркәү әһелләре районның гына түгел, районнан читтә урнашкан сәхнәләрдә дә бәйрәм концертлары оештыралар, яшьләр өчен музыкаль православие фестивальләре үткәрәләр, төрле акцияләрдә башлап йөриләр.

    Бәйрәм кунаклары алдында җыр һәм шигырьләре белән якшәмбе мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Шулай да тамашачыларның иң истә калганы - храмның барлыкка килүе турында мини-спектакль булгандыр. Казаклар, "Глас" триосы, күрше өлкә һәм шәһәрләрдән килгән кунаклар халыкны җырлары белән сәламләделәр. Хәйриячеләргә аерым рәхмәт әйтелде. Алар арасында Александр Мөхетдинов, Владимир Монахов, Любовь Вафина һәм башка бик күпләрне билгеләп үтәргә мөмкин.

    Бәйрәм җылы, дустанә шартларда үтте, шуңа күрә беркем дә таралышырга ашыкмады.

    Изге Авраамий чиркәвенә, аның руханиларына зур уңышлар юлдаш булсын!

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: