Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше алдауның яңа алымы

Республика территориясендә тагын бер төр җинаятьләр сериясе теркәлгән. Мошенниклар сихер кайтарабыз дип, кешеләрне алдап йөриләр. Җинаятьләрне чегән милләтеннән булган кешеләр кыла. Шулай да аларның үзләрен теләсә нинди милләт кешесе дип әйтеп, бернинди акцентсыз рус һәм татар телендә иркен аралашуын да онытмаска кирәк. Күбесенчә мондый җинаятьчеләрнең кармагына ачык, кешеләргә артык ышана...

Республика территориясендә тагын бер төр җинаятьләр сериясе теркәлгән. Мошенниклар сихер кайтарабыз дип, кешеләрне алдап йөриләр.
Җинаятьләрне чегән милләтеннән булган кешеләр кыла. Шулай да аларның үзләрен теләсә нинди милләт кешесе дип әйтеп, бернинди акцентсыз рус һәм татар телендә иркен аралашуын да онытмаска кирәк.
Күбесенчә мондый җинаятьчеләрнең кармагына ачык, кешеләргә артык ышана торган, аралашырга яратучы өлкән яшьтәге кешеләр эләгә. Алар теләсә кемне өйгә кертеп, әйткән сүзләргә ышаналар. Гипноз тәэсире дә булырга мөмкин.
Кагыйдә буларак, мондый очрашулар бер үк төрле тәмамлана - кешеләр үз теләкләре белән, "сихер кайтарган" өчен зур суммада акча түлиләр яки кыйммәтле бизәнү әйберләрен чыгарып бирәләр.
Мондый мошенниклардан үзеңне ничек сакларга соң?
Полиция хезмәткәрләре урамда таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, аларга серләрне ачып бирмәскә киңәш итә. Яңа танышларыгызны өйгә чакырырга да ярамый. Әгәр фатирга таныш булмаган кешеләр шакып, үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштырсалар, ишекне шунда ук ачмагыз. Башта социаль органнарга чылтыратып, аларның чынлап та кеше җибәрү-җибәрмәвен ачыклагыз.
Әгәр мошенниклар корбаны булам дигән шигегез бар, яки аларның тозагына эләктегез икән, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә яки 02 номеры буенча чылтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев