Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кечкенәдән белеп үсәләр

Район балалар бакчаларында, мәктәпләрдә 28 августтан 18 сентябрьгә кадәр "Балалар иминлеге" айлыгы игълан ителгәч, безнең бакча хезмәткәрләре дә бу эшкә зур җаваплылык белән тотынды. Беренче итеп айлыкның планын төзедек. Район күләмендә үткәрелгән чаралар белән беррәттән, үзебезнең балалар бакчасында уздырылачак эшләр дә планлаштырылды. Юлда йөрү кагыйдәләрен даими өйрәнеп торсак та, айлык...

Район балалар бакчаларында, мәктәпләрдә 28 августтан 18 сентябрьгә кадәр "Балалар иминлеге" айлыгы игълан ителгәч, безнең бакча хезмәткәрләре дә бу эшкә зур җаваплылык белән тотынды.
Беренче итеп айлыкның планын төзедек. Район күләмендә үткәрелгән чаралар белән беррәттән, үзебезнең балалар бакчасында уздырылачак эшләр дә планлаштырылды.
Юлда йөрү кагыйдәләрен даими өйрәнеп торсак та, айлык барышында аларны тагын кабатладык, ныгыттык. Бакчага килү юлларында, авылның асфальт түшәлгән үзәк урамындагы юлларда ничек йөрергә кирәклеге турында аңлатып, экскурсияләр уздырдык. Группа бүлмәсендә төрле дидактик уеннар оештырдык.
Ата-аналарыбыз арасыннан янгын сүндерү отрядында хезмәт итүче Хөсәенов Ирек Хәбир улы балалар белән очрашып, үз хезмәте һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлаешлы һәм кызык итеп сөйләде.
Айлык барышында балалар белән төрле әңгәмәләр, бинадан ничек чыгу буенча күнегүләр үткәрелде. Бакчаның "Янгын куркынычсызлыгы һәм балаларның иминлеге" почмагы яңартылды һәм баетылды.
Ата-аналар белән дә инструктажлар уздырдык, алар өчен "Бала өйдә ялгыз калганда" темасына папка-ширма ясадык. Район күләмендә игълан ителгән рәсем конкурсында катнашып, рәсем ясап җибәрдек.
Бу чараларның барысы да балаларның иминлеге, исән-сау үсүләре, бәхетсезлекләр килеп чыкмасын өчен үткәрелә.
Равия Мортазина,
Ямбакты балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев