Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кандидатларны теркәү тәмамланды

ТР Сайлау кодексының 43, 46, 47 маддәләре нигезендә, Спас районы территориаль сайлау комиссиясе бер мандатлы сайлау округлары буенча яңадан төзелгән беренче чакырылыш Урта Йорткүл авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең вәкаләтле органына депутатлыкка түбәндәге кандидатларны теркәде: Гришин Александр Павлович, вакытлыча эшсез, либераль-демократик партиянең региональ бүлегеннән тәкъдим ителде - 6нчы округ; Захаров Николай...

ТР Сайлау кодексының 43, 46, 47 маддәләре нигезендә, Спас районы территориаль сайлау комиссиясе бер мандатлы сайлау округлары буенча яңадан төзелгән беренче чакырылыш Урта Йорткүл авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең вәкаләтле органына депутатлыкка түбәндәге кандидатларны теркәде:

Гришин Александр Павлович, вакытлыча эшсез, либераль-демократик партиянең региональ бүлегеннән тәкъдим ителде - 6нчы округ;

Захаров Николай Григорьевич, пенсионер, либераль-демократик партиянең Татарстан региональ бүлегеннән тәкъдим ителде - 7нче округ;

Егорова Ирина Александровна, Иж-Борискино урта мәктәбе укытучысы, коммунистлар партиясенең җирле бүлегеннән тәкъдим ителде - 5нче округ;

Галләмов Ислам Хасабулла улы, пенсионер, "Гадел Россия" сәяси партиянең региональ бүлегеннән тәкъдим ителде - 1нче округ;

Зарипов Мансур Кадыйр улы, пенсионер, "Гадел Россия" сәяси партиянең региональ бүлегеннән тәкъдим ителде, 2нче округ;

Җамалетдинов Тәлгат Мансур улы, «Татмедиа» җәмгыяте филиалы «Новая жизнь» («Яңа тормыш») газетасы редакциясе тәрҗемәчесе, "Гадел Россия" сәяси партиянең региональ бүлегеннән тәкъдим ителде - 3нче округ;

Закирова Фәүзия Шамил кызы, вакытлыча эшсез, "Гадел Россия" сәяси партиянең региональ бүлегеннән тәкъдим ителде - 4нче округ;

Амосов Лев Николаевич, шәхси эшмәкәр, "Гадел Россия" сәяси партиянең региональ бүлегеннән тәкъдим ителде - 5нче округ;

Әхмәтшина Алсу Әнвәр кызы, вакытлыча эшсез, үз-үзен тәкъдим итте - 1нче округ;

Мәхмутова Айсылу Рәстәм кызы, шәхси эшмәкәр, үз-үзен тәкъдим итте - 3нче округ.

Хәбәр

"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында" Федераль законның 52нче маддәсе, ТР Сайлаулар кодексының 60нчы маддәсе нигезендә, "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы редакциясе ТР Спас муниципаль районы яңа төзелгән беренче чакырылыш Урта Йорткүл авыл җирлеге муниципаль берәмлеге вәкаләтле органына депутатлыкка кандидат булып теркәлгән кандидатларга сайлау алды агитациясе урнаштыру өчен газетада бушлай һәм түләүле урын бирү турында хәбәр итә.

Газетада бушлай һәм түләүле урыннарны җирәбәгә салу һәм сайлау алды агитациясе урнаштыру турында килешүләр төзү 2013 елның 7 августында редакция бинасында үткәреләчәк. Адресы: Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 23А йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев