Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исәп-хисап счеты турында мәгълүматлар

2013 елдан башлап, Пенсия фонды гражданнарга аларның шәхси исәп-хисап счетында күпме акча булуы турында хәбәр җибәрү бурычыннан азат ителә. Шулай итеп, халык телендә "бәхет хатлары" дип йөртелгән белешмәләр бүтән килмәячәк. Шулай да шәхси счетта күпме акча булуын белү өчен тагын да уңайлырак алымнар бар.

Беренче чиратта, мондый мәгълүматны Пенсия фонды бирә ала. Моның өчен паспорт, иминиятләштерү таныклыгын күрәтеп, гариза язарга кирәк. Гариза бирүгә 10 көн узгач, шәхси исәп-хисап счетыннан выписка әзер булачак.
Шулай ук Пенсия фондына иминиятләштерү таныклыгы белән мөрәҗәгать итеп, мәгълүматны заказлы хат белән җибәрү турында гариза язарга була. Берничә көннән соң, хат сезнең адрес буенча килеп җитәчәк.
Электрон сайт хезмәтеннән файдалану мөмкинлеге дә бар. Моның өчен www.gosuslugi.ru сайтында теркәлергә кирәк. "Шәхси кабинет"ка ("Личный кабинет") керү кодын алгач, мәгълүматны электрон рәвештә алырга мөмкин.
Һәм, ниһаять, шәхси счет турында мәгълүматларны Пенсия фонды белән килешү төзегән кредит оешмалары аша алырга мөмкин. Безнең районда мондый оешма ролен Саклык банкы үти. Шуңа күрә Саклык банкының территориаль бүлегенә гариза язарга кирәк булачак.
Выписканы язма рәвештә - операционист аша, ә электрон рәвештә Интернет челтәре аша алырга була. Киләчәктә мондый мөмкинлек банкоматлар аша да бирелер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев