Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Игътибарлы булсыннар иде

Дүрт ел буе Казаннан туган авылым Өчкүлгә такси белән кайтырга туры килә. Юлда йөргәндә төрле хәлләр була, диләр. Таксистларга хәтер калган чаклар да юк түгел. Күпләрнең зарланганын да ишеткәнем бар. Кайбер такси йөртүчеләр пассажирлар белән тупас сөйләшә, салонда тәмәке тарта, тизлекне чамадан тыш арттыра, зур йөкләрне багажникка куеп мәшәкатьләнәсе килми....

Дүрт ел буе Казаннан туган авылым Өчкүлгә такси белән кайтырга туры килә. Юлда йөргәндә төрле хәлләр була, диләр. Таксистларга хәтер калган чаклар да юк түгел. Күпләрнең зарланганын да ишеткәнем бар.
Кайбер такси йөртүчеләр пассажирлар белән тупас сөйләшә, салонда тәмәке тарта, тизлекне чамадан тыш арттыра, зур йөкләрне багажникка куеп мәшәкатьләнәсе килми. Клиентларга шәһәр читенәрәк (мәсәлән, "Южный" автовокзалына кадәр) килеп торырга да кушалар. Республика башкаласына бер таксига утырып бару турында килешәсең, ә бераздан инде сиңа башка таксист шалтырата. Әле күптән түгел никадәр көтеп тә таксига эләгә алмадым.
Сәбәбен таксист болай аңлатты: янәсе мин Казанның "җайсыз" җирендә яшим, шуңа күрә анда автомобиль белән барып җитү читенрәк икән. Мин бит кичтән үк телефоннан шалтыратып заказ биргән идем.
Дөрес, пассажирлар ташучы таксистларның барысын да гаепләргә җыенмыйм. Арада тәртипле, тәҗрибәле һәм кешеләр алдында үзләрен тыйнак тотучылар да бар. Теләгем шул: таксистлар беренче чиратта пассажирлар мәнфәгате турында күбрәк кайгыртсын иде.
Снежанна Кузнецова.
Өчкүл авылы.
Фото: http://vibirai.ru/articles/taksi_v_chelyabinske_pyat_samyh_udobnyh_slujb-979138

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев