Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иң тырышларга – редакция бүләкләре

Традиция буенча, узган ел нәтиҗәләре буенча газетага язылу кампаниясен иң актив оештыручылар редакциянең дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Бу юлы бүләкләр Ким, Иске Рәҗәп, Приволжск һәм шәһәр почта бүлеге коллективларына (мөдирләре Валентина Репьева, Гөлсем Нугаева, Татьяна Стрелова һәм Людмила Афиногенова) тапшырыла. Алар "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына яздыру буенча...

Традиция буенча, узган ел нәтиҗәләре буенча газетага язылу кампаниясен иң актив оештыручылар редакциянең дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Бу юлы бүләкләр Ким, Иске Рәҗәп, Приволжск һәм шәһәр почта бүлеге коллективларына (мөдирләре Валентина Репьева, Гөлсем Нугаева, Татьяна Стрелова һәм Людмила Афиногенова) тапшырыла. Алар "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына яздыру буенча югары күрсәткечләргә ирештеләр.
Ә үз коллективлары арасында даими басмаларны пропагаландау эшен актив алып барган җәмәгать таратучыларыннан беренче чиратта "Спас оптторг" берләшмәсе хезмәткәре Татьяна Марянинаны билгеләп үтәргә кирәк. Ул редакция бүләгенә инде берничә тапкыр лаек булды. Үзенә тапшырылган бурычка бик җаваплы карый. Почта бүлеге хезмәткәрләре әйтүенә караганда, аны җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Чираттагы язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча Татьянаны почта бүлеге балалар басмасына язылу белән бүләкләгән.
Газетага язылу буенча югары күрсәткечләргә ирешкән "Алексеевскдорстрой" ААҖ җәмәгать таратучысы Татьяна Егорова һәм башкалар да мактауга лаек. Үз коллектив кешеләрен безнең газетага язылдыру өчен тырышлык күрсәтүчеләрнең һәрберсенә редакция зур рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев