Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуш киләсең, Нәүрүзбикә!

Урта Йорткүл авылында ял көнне зурлап "Нәүрүз" бәйрәме уздырылды. Биредә узган Нәүрүз бәйрәме - халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, үсеп килүче яшь буынны борынгы йолалар белән таныштыру максатыннан оештырылды. Нәүрүз бәйрәме елдагыча бик күңелле үтте. Милли ризыклар белән сыйланып, төрле уеннар уйнап, такмаклар әйтешеп, авыл халкы күңел ачты. Бәйрәм җырлар, дәртле...

Урта Йорткүл авылында ял көнне зурлап "Нәүрүз" бәйрәме уздырылды. Биредә узган Нәүрүз бәйрәме - халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, үсеп килүче яшь буынны борынгы йолалар белән таныштыру максатыннан оештырылды.
Нәүрүз бәйрәме елдагыча бик күңелле үтте. Милли ризыклар белән сыйланып, төрле уеннар уйнап, такмаклар әйтешеп, авыл халкы күңел ачты. Бәйрәм җырлар, дәртле биюләр, Кыш бабайны озату, Нәүрүзбикәне каршы алу кебек күренешләр белән үрелеп барды.
Чарада катнашучы һәркем матур теләкләр әйтә-әйтә, илләргә иминлек, уңдырышлы еллар теләп, кибет хуҗасы Мәхмүтов Илһам пешергән шашлыктан авыз иттеләр, авылыбызның уңган хатын-кызлары пешергән тәмле коймак белән чәй эчтеләр. Аркан тартышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, гер күтәрү, җирдән вак акча җыю, җептәге бүләкләрне кисү кебек уеннарда балалар да, олылар да бик теләп катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле булды, авыл халкы бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән өйләренә таралаштылар.
Зәмзәмия Гатауллина, Урта Йорткүл авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев