Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән участок сайлау комиссияләре әгъзалыгына кандидатуралар (участок комиссияләре составы резервына) буенча тәкъдимнәр кабул итү турында хәбәр

"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында" Федераль законның 27нче маддәсенең 4 һәм 5 пунктларына нигезләнеп, Спас районы территориаль сайлау комиссиясе биш еллык срокка 2543нче номердан 2584нче номерга кадәр хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән участок сайлау комиссияләре әгъзаларына кандидатураларны билгеләү (участок комиссияләре составлары резервына) буенча...

"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында" Федераль законның 27нче маддәсенең 4 һәм 5 пунктларына нигезләнеп, Спас районы территориаль сайлау комиссиясе биш еллык срокка 2543нче номердан 2584нче номерга кадәр хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән участок сайлау комиссияләре әгъзаларына кандидатураларны билгеләү (участок комиссияләре составлары резервына) буенча тәкъдимнәр кабул итү турында хәбәр итә.
Документлар 2013 елның 28 гыйнварыннан алып 2013 елның 27 февраленә, 18 сәгатькә кадәр, Пионер урамы, 44нче йорт адресы ("Октябрь" кинотеатры бинасы) буенча кабул ителә, тел. 3-04-01, өстәмә 3-08-18.
Хәлиткеч сайлау хокукы белән участок сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләү өчен кандидатуралар буенча тәкъдим (тәкъдимнәр) керткәндә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк була:
Сәяси партияләр, аларның региональ бүлекләре, башка структура бүлекчәләре өчен:
1. Сәяси партия уставы таләпләре нигезендә төзелгән участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар турындагы тәкъдимнәрне кертү буенча сәяси партияләрнең региональ бүлекләре, башка структур бүлекчәләренең вәкаләтле (җитәкче яки башка) орган карары.
2. Кандидатуралар турындагы тәкъдимне сәяси партиянең региональ бүлеге, башка структура бүлекчәсе кертсә, ә сәяси партия уставында болай кертү мөмкинлеге булмаган очракта - сәяси партиянең җирле бүлегенә, башка структура бүлекчәсенә участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар турында тәкъдимнәр кертү буенча вәкаләте булган сәяси партия органының тиешле вәкаләтләрне тапшыру турында устав нигезендә рәсмиләштерелгән карары.
Башка җәмәгать берләшмәләре өчен
1. Нотариус тарафыннан рәсмиләштерелгән яки җәмәгать оешмасының моңа хокукы булган органы тарафыннан расланган җәмәгать оешмасы уставы күчермәсе.
2. Участок сайлау комиссияләре составына кандидатураларны кертү турында Устав таләпләре нигезендә төзелгән, яки шушы ук мәсьәлә буенча устав нигезендә җәмәгать берләшмәләре исеменнән шундый карар кабул итәргә хокукы булган региональ бүлекнең вәкаләтле органы (җитәкче яки башкалар) карары Җәмә-гать оешмасы вәкаләтле (җитәкче яки башка) органының участок сайлау комиссияләренә кандидатлар турында тәкъдим кертү турындагы карары.
3.Әгәр кандидатуралар турындагы тәкъдимнәрне региональ бүлек, яки җәмәгать берләшмәләренең башка структур бүлеге кертсә, ә җәмәгать берләшмәләре уставындагы 2нче пунктта күрсәтелгән мәсьәлә җайга салынмаган булса- җәмәгать берләшмәсе уставы нигезендә, участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар кертү турындагы тәкъдимне кертү буенча вәкаләтләрне тапшырырга.
Башка субъектлар өчен участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар кертү хокукы
Муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органы, яшәү, эшләү, хезмәт итү, уку урыны буенча сайлаучылар җыелышы карары.
Моннан тыш, барлык субъектларга кандидатуралар кертү хокукы бирелә:
1. Участок сайлау комиссиясе составына тәкъдим ителүченең 3х4 зурлыгында ике фоторәсеме (почмаксыз);
2. Участок сайлау комиссиясе составына керергә ризалык биргән Россия Федерациясе гражданинының язма ризалыгы;
3. Кандидатурасы участок сайлау комиссиясе составына тәкъдим ителгән Россия Федерациясе кешесенең гражданлыгы, яшәү урыны турындагы мәгълүматлары булган паспортның күчермәсе яки паспортны алыштыручы башка документ;
4. Кандидатурасы участок сайлау комиссиясе составына тәкъдим ителгән кешенең документ күчермәсе (хезмәт кенәгәсе, яки төп эш урыныннан белешмә), ул төп эш урыны яки хезмәт урыны турында раслаучы мәгълүмат, әгәр дә төп эш урыны яки хезмәт урыны булмаса - аңа керем бирүче, яки эшләмәүче статусы (пенсионер, эшсез, йорт хуҗабикәсе, вакытлыча эшләмәүче), укучы (уку йортының исеме күрсәтелергә тиеш) турындагы документның күчермәсе бирелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев