Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтне саклауга – зур игътибар

"Спасагрострой", "Сувар Б" җәмгыятьләре һәм Спас РЭСы базасында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрелде.

Бу предприятие җитәкчеләре һәм производствода хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы өчен җавап бирүчеләр эшчеләргә тиешле шартлар тудыру максатында үткәрелгән чаралар турында сөйләделәр. Семинарда катнашучылар производство биналарын, механика мастерскойларын карап чыктылар, шулай ук тиешле документлар - инструктаж журналлары, инструкцияләр, бу темага методик басмалар һәм башка әдәбият саклана торган хезмәтне саклау почмаклары белән таныштылар.
Электр челтәре оешмасында семинарда катнашучыларга сертификация үткән хезмәтне саклау кабинеты тәкъдим ителде. Билгеле булганча, бу предприятиедә эш бик үзенчәлекле, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра торган хәлләр еш килеп чыга, шуңа күрә хезмәт иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә монда бик җитди карыйлар.
- Бу мәсьәләдә кимчелекләр шактый, - дип билгеләп үтте киңәшмәдә катнашкан район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов.- Шуңа күрә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү буенча булган проблемаларны вакытында хәл итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев