Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халкыбыз йолалары яңара

Әҗмәр авылында соңгы елларда халыкның рухи-әхлакый күтәрелеше сизелә. Урта буын һәм өлкән яшьтәге милләттәшләребез халкыбызның ислам диненә муаффыйк булган гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү һәм үтәүгә ихластан керештеләр. Бу гамәлләр үз чиратында яшь буынның әхлак сыйфатларын сафландыруга йогынты ясамый калмый. Чөнки соңгы вакытларда халкыбызга хас булмаган яман эшләрнең корбаннары турында мәгълүматлар еш...

Әҗмәр авылында соңгы елларда халыкның рухи-әхлакый күтәрелеше сизелә. Урта буын һәм өлкән яшьтәге милләттәшләребез халкыбызның ислам диненә муаффыйк булган гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү һәм үтәүгә ихластан керештеләр. Бу гамәлләр үз чиратында яшь буынның әхлак сыйфатларын сафландыруга йогынты ясамый калмый. Чөнки соңгы вакытларда халкыбызга хас булмаган яман эшләрнең корбаннары турында мәгълүматлар еш күзгә чагыла. Халкыбызга буыннан-буынга ислам дине кануннары белән әхлак тәрбиясе бирелгән. Соңгы елларда Әҗмәр авылы халкы да күркәм ислам гадәтләрен торгызып килә.
Хәлле якташларыбыз тарафыннан төзетелгән күркәм мәчеттә гыйнварда Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.в) тормыш юлы, ислам дине тарихына багышланган дини мәҗлес оештырылды. Мәҗлесне шушы мәчеткә сабак алырга йөрүче авыл кешеләре оештырды. Кунак итеп остазлары - Болгар шәһәре һәм Спас районы мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт һәм авылның хөрмәтле өлкән кешеләре чакырылды. Кичәгә килүчеләр ислам дине тарихы, ислам кануннары турында вәгазь тыңладылар, эчтәлекле мөнәҗәтләр әйтелде. Дини мәҗлес авыл халкы алып килгән тәм-томнар, сый-хөрмәт белән барды. Бу бәйрәмнән һәркем күңел күтәренкелеге белән таралышты.
Клара Хөсәенова.
Әҗмәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев