Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гыйсмәтова Әнисә Барый кызы

- 8нче бер мандатлы сайлау округыннан Ким авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат

1963 елның 29 июнендә ТАССРның Куйбышев районы Тукай авылында тудым.
Тукай сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ямбакты урта мәктәбендә белем алдым, аннары Казан ветеринария институтына укырга кердем. 1992 елдан Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы Ким урта гомуми белем бирү мәктәбе ндә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан укытам. 1997-1999 елларда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында читтән торып татар теле һәм әдәбияты укытучылары курсын тәмамладым.
Өч бала үстерәм.
Мине Ким авыл җирлегенә депутат итеп сайлаган очракта, авылымны төзекләндерү проблемасын хәл итүгә бөтен тырышлыгымны бирәчәкмен. Беренче чиратта урамнарны тәртипкә китерү эшенә алыначакмын. Бигрәк тә, асфальт җәюгә кагылышлы мәсьәләне кичектергесез хәл итәргә кирәк. Бу бик мөһим, авыл урамнарыннан елның теләсә кайсы фасылында җәяү дә, транспорт белән дә үтеп йөрерлек булсын иде.
Һәм, әлбәттә инде, кичләрен авыл урамнары якты булырга тиеш. Минемчә, бу мәсьәләне хәл итү артык чыгымнар сорамый. Әгәр депутат булып сайлансам, бу эшне ахыргача башкарып чыгу өчен тырышлыгымны кызганмам. Авыл мәчетенә газ кертүне дә тизләтәсе иде. Авылның олы яшьтәге кешеләре намазны җылы бинада укырга тиеш.
Сайлаучылар ышаныч күрсәтсә, авыл тормышының башка якларына кагылышлы булган мәсьәләләрне дә даими игътибарда тотачакмын.
Авыл тормышы беркайчан да җиңел булмады. Җитди проблемаларны бергәләп хәл итсәк, тормышның күп якларын яхшыга үзгәртә алырбыз.
Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутатлыкка кандидатлар