Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Фермерларга ярдәмгә

    24 июньнән 13 июльгә кадәр "Үз эшен башлап җибәрүче фермер" программасында катнашу өчен авыл эшмәкәрләренә өстәмә сайлап алу конкурсы үткәрелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бу программа буенча грант алучыларны яз көне сайлап алдылар, тик дәгъва итүчеләр артык күп булганга, махсус республика комиссиясе өстәмә конкурс үткәрергә булды. Конкурста...

    24 июньнән 13 июльгә кадәр "Үз эшен башлап җибәрүче фермер" программасында катнашу өчен авыл эшмәкәрләренә өстәмә сайлап алу конкурсы үткәрелә.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бу программа буенча грант алучыларны яз көне сайлап алдылар, тик дәгъва итүчеләр артык күп булганга, махсус республика комиссиясе өстәмә конкурс үткәрергә булды. Конкурста катнашу шартлары элеккечә кала, тик гариза бирүчеләрнең артык күп булуы аркасында аның суммасы бер миллион сумга кадәр киметелә.
    Тиешле мәгълүматны авыл хуҗалыгы идарәсеннән алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, быел яз районның берничә авыл эшмәкәренә үз эшен үстерү өчен ярдәм бирелгән иде, ә бу программадан барлыгы дистәдән артык фермер файдаланды.
    Фото: http://www.mcx-nnov.ru/detail2.php?ID=680

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: