Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшмәкәрләр үткән елга йомгак ясады

Район эшмәкәрләре узган елга йомгак ясап, киләчәк үсеш перспективаларын билгеләделәр.

Конференциядә доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә, туризм һәм башка тармаклардагы эшчәнлеккә тулы анализ ясады. Кадрлар сәясәте, хезмәтне саклау, шулай ук Сабантуйны оештыруга, инвалидлар ункөнлеге, Җиңү бәйрәме һәм башка чараларны үткәрүгә шактый ярдәм күрсәткән эшмәкәрләрнең хәйрия эшчәнлеге дә игътибардан читтә калмады.
Кече һәм урта бизнес район хуҗалыгында зур урын алып торса да, кимчелекләр җитәрлек, дип билгеләп үтелде чыгышта. Наталья Гришкова сүзләренә караганда, көндәлек хәл итәргә туры килгән проблемалар квалификацияле кадрларның җитмәвенә бәйле, хәтта шәһәрдә дә эшмәкәрләргә мәгълүматлар вакытында җиткерелми. Шуңа күрә ул эшмәкәрләрнең район координация советын оештырырга тәкъдим итте һәм бу тәкъдимне хупладылар.
Конференциядә шулай ук Мәшгульлек үзәге директоры Газизулла Әхмәтҗанов, Спас районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузалия Кадыйрова, архив бүлеге мөдире Рузания Низамова чыгыш ясады. Аларның һәрберсе эшмәкәрлек өлкәсенә кагылган мәсьәләләрне күтәрде. Мәсәлән, махсус программалар ярдәмендә үз эшеңне ачып җибәрү, Пенсия фондына взносларны вакытында күчерү, территорияләрне төзекләндерү буенча катгый таләпләрне үтәү, тышкы рекламага кагылган закондагы үзгәрешләр һәм башка мәсьәләләр каралды.
Эшмәкәрлек тармагында хәл ителәсе мәсьәләләр шактый һәм шуңа күрә ныклап эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте конференция эшендә катнашкан район башлыгы Камил Нугаев.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X