Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эш урыннарында иминлек булсын

Агымдагы ел башыннан эш урынында ике бәхетсезлек очрагы теркәлде. Берсе -"Спас коммуналь челтәрләр"оешмасында, икенчесе - спорт мәктәбендә. Зыян күрүчеләр имгәнү алганнар.

Газизулла Әхмәтҗанов,
Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры.
Районда хезмәтне саклау эше 2009-2012 елларда кабул ителгән территориаль программа нигезендә алып барыла. Эшнең торышына анализ ясап караганда, быел бәхетсезлек очракларының кимүе күзәтелә (2011 елда бездә 12 очрак булды). Ләкин моның белән тынычланырга ярамый, чөнки бу планда республикада хәлләр бик киеренке. ТР Премьерминистры Илдар Халиков хезмәтне саклау буенча республика ведомоствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышында бу мәсьәләгә аеруча басым ясады һәм таләпләрне бозучыларга карата катгый чаралар күрергә кирәклеген билгеләп үтте. Бигрәк тә торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгында дисциплинаның түбән булуы аеруча зур борчу уята. Эш урыннарында үлем очраклары бар.Терлек азыгы хәзерләү, уңышны урып-җыю - авыл халкы өчен бу киеренке чорлар аерым контрольгә алынырга тиеш. Һәр җитәкчегә, хезмәтне саклау өчен һәр җаваплы кешегә эш урыннарында инструктаж үткәрергә, һәр агрегатның, һәр механизмның төзеклеген контрольгә алырга, эш урыннарында янгын сүндерү чараларын, аптечканы һәм башкаларны тикшереп чыгарга кирәк.
Эш урыннарына аттестация үткәрү - хәзерге шартларның мәҗбүри таләбе. Хезмәтне саклауга район электр челтәрендә, электр элемтәсе узелында,"Болгарнефтепродукт"оешмасында, үзәк район хастаханәсендә җитди игътибар бирелә. Бу эшләр барлык оешмаларда да алып барылырга тиеш. Кайбер урыннарда хезмәтне саклау буенча заманча җиһазландырылган кабинетлар эшли. Өч ел саен укулар үткәреп тору - бу мәсьәләне тиешле дәрәҗәдә тотуның бер формасы.
Эшләүчеләр саны кимендә 100 кешедән торган оешмаларда билгеле бер күләмдә өстәмә түләп (килешү нигезендә), җаваплы кеше билгеләнә.
Эш урыннарында иминлекне булдыру - иң җитди проблемаларның берсе, шуңа күрә аны даими игътибар үзәгендә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев