Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш шартларыбыз әйбәт

Людмила Шишкина. Яхшы шартларда эшләргә хыялланмаган кеше юктыр. Эшнең нәтиҗәсе дә, эшләнгән продукциянең сыйфаты да күбесенчә шуңа бәйле була. Шулай да кайбер җитәкчеләр үзләрендә эшләгән хезмәткәрләр өчен тиешле шартлар тудыру турында кайгыртмыйлар. Ә мин эшли торган Владимир Монахов пекарнясында хәлләр бөтенләй башка. Ул әле күптән түгел генә ачылды. Он иләү...

Людмила Шишкина.
Яхшы шартларда эшләргә хыялланмаган кеше юктыр. Эшнең нәтиҗәсе дә, эшләнгән продукциянең сыйфаты да күбесенчә шуңа бәйле була. Шулай да кайбер җитәкчеләр үзләрендә эшләгән хезмәткәрләр өчен тиешле шартлар тудыру турында кайгыртмыйлар. Ә мин эшли торган Владимир Монахов пекарнясында хәлләр бөтенләй башка.
Ул әле күптән түгел генә ачылды. Он иләү өчен автомат иләк, камыр болгаткычлар, күтәргечләр, конвейерлар, камыр кабарта торган шкафлар, компьютер белән җаһазландырылган мичләр, упаковка җайланмасы - бу заманча җиһазлар безнең авыр эшне бермә-бер җиңеләйтә.
Мәсәлән, батоннар ясау өчен махсус автоматлаштырылган линия эшли. Камыр автомат ярдәмендә басылып, һәр кисәге үлчәнә, формалаша. Без исә конвейерның дөрес эшләвен генә тикшереп, инде әзер батоннарны табага куя барабыз. Аннары аларны махсус кабарту шкафында тотканнан соң, 25 минут мичтә пешереп алабыз. Ә башка урыннарда эшләгән чакта бу эшләрнең барысын да кул белән башкардык, хәтта батондагы сызыкларны да пычак белән кисәргә туры килде...
Һава йөрү өчен вентиляция системасы эшләнгәнлектән, бинада һәрвакыт нормаль температура саклана. Сменадан соң юынып чыгу өчен менә дигән душ кабинасы бар. Ял итү өчен дә махсус бүлмә җиһазландырылган.
Боларның барысы да тырышып эшләргә көч бирә. Ипи пешерүче башка эшмәкәрләр дә үзләренең цехларына шундый заманча җиһазлар куйсалар, бик әйбәт булыр иде.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев