Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дубки - яңа балалар мәйданчыгы

Республика көне алдыннан шәһәрдәге микрорайоннарның берсендә яңа балалар спорт-уен мәйданчыгын һәм мини-футбол кырын ачу тантанасы булды.

Халык җыеннарының берсендә Дзержинский, Зотов, Борюшкин, Вертынская урамнарында һәм шул тирәдә яшәүчеләр район җитәкчеләренә балалар өчен махсус уйнау урыны булдыру гозере белән мөрәҗәгать иткән булган. Әлбәттә инде, әлеге үтенечне канәгатьләндерергә тырышканнар, өстәвенә, янәшәдә генә буш мәйданчык та табылган.
Яз азакларында "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Спас участогы белгечләре территорияне чистартып төзелеш эшләренә керешкәннәр. Берочтан янәшә генә урнашкан күлне дә чистартып, кырыйларына утыргычлар урнаштырганнар, җыйнак итеп юллар ясаганнар. Хәзер инде биредә олы яшьтәгеләр дә, балалары белән яшь аналар да иркенләп ял итә алалар. Ял паркында бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Берничә спорт функциясен үтәүче швед стенкасы (баскычлар, канатлар һәм башкалар), таган, турник, теннис өстәлләре һәм, әлбәттә инде, өсте махсус үлән белән ябылган мини-футбол кыры (биредә әле тагын волейбол һәм баскетбол да уйнарга була) - болар барысы да үсеп килүче яшь буынны физик яктан чыныктыру өчен каралган. Хәзер биредә төрле яшьтәге балалар туйганчы уйный, йөгерә, ярышларда катнаша ала. Зурларга исә волейбол, баскетбол, теннис уйнау өчен шартлар тудырылган.
Балалар спорт-уен мәйданчыгын ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев һәм "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев катнашты. Бу тирәдә яшь куаклар үскәнгә күрә, мәйданчыкка Дубки исеме биргәннәр. Микрорайонда яшәүчеләр исеменнән чыгыш ясаган Елена Тарасова җитәкчеләр һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Болар барысы да безнең балаларыбыз өчен ясалган, - диде ул, - туйганчы уйнасыннар, күңел ачсыннар, чыныгып үссеннәр…
Күптәнге гадәт буенча, капкага беренче тупны кертү хокукы мактаулы кунакларга бирелде. Тамашачылар аларга гөрләтеп кул чапты. Аннары бәйрәм гимнастика белән шөгыльләнүче яшь спортчыларның чыгышы белән дәвам итте. Кунакларны һәм тантанада катнашучыларны самовар кайнатып чәй белән сыйладылар, иртәдән күңелле көйләр яңгырап торды.
Татарстан Республикасы һәм Болгар шәһәре көне алдыннан Дубки балалар спорт мәйданчыгын ачу шәһәрлеләр өчен зур бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев