Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын йөрәктән

Арабызда башкаларны борчыган проблемаларга битараф калмаучы кешеләр барында эшебез дә җайлы бара, яшәү яме дә арта кебек. Шәһәрдә яшәүче тармак технологияләре техникумы мастер-укытучысы Рәшит Зыятдиновны да һич икеләнмичә шундый кешеләр рәтенә кертер идем.

Мин аңа балалар мәйданчыгының бүгенге хәле турында борчылып сөйләгән идем. Баганалары череп бер якка янтая башлаган беседкага керергә дә куркыныч иде. Балаларның комда уйный торган урыны җимерелде, мәйданчыкта башка корылмалар да җитешми иде. Рәшит Зыятдин улы мине игътибар белән тыңлаганнан соң әлеге мәсьәләне җайга салырга вәгъдә биреп китте.

Әти-әниләр исеменнән "Болгарлес" предприятиесенә ремонт өчен материаллар сорап мөрәҗәгать итте ул. Сүзе үткәнгә күрә, гозерен бик тиз үтәделәр. Элек безнең бакчада тәрбияләнеп, хәзер инде тармак технологияләре техникумының өченче курсында укучы Артем Тегулев белән берлектә Рәшит Зыятдин улы көн дәвамында беседканы төзәтеп куйды, аннары ком алып кайттылар. Безнең ярдәмчеләребез әле тагын агачтан кое бурасы да бурап куйдылар. Монысы да мәйданчыкны бизәп тора.

Без, балалар бакчасы хезмәткәрләре, шулай ук әти-әниләр "Болгарлес" предприятиесе директоры Сергей Пензинга, аның урынбасары Ильяс Арслановка, мастер Игорь Жировка һәм, аеруча да Рәшит Зыятдинов белән Артем Тегулевка балалар мәйданчыгын төзекләндерүләре өчен чын йөрәктән тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Балалар өчен бик кирәкле эш башкардылар алар!

Светлана Перегудова,

"Антошка" балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар мәйданчыгы "Антошка " балалар бакчасы