Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын егетләр шундый була

19 ноябрь көнне Ямбакты авыл китапханәсендә авыл Мәдәният йорты белән бергә Миндубаев Артурны армия сафларына озату кичәсе уздырдык. Авыл халкы өчен ноябрь истәлекле ай булды, чөнки бер-бер артлы өч егетебез үзләренең Ватан алдындагы бурычларын үтәп, исән-имин армия сафларыннан әйләнеп кайттылар. Озату кичәсенә бу егетләребез дә килде. Абдиев Фәиз, Гатауллин Фаил...

19 ноябрь көнне Ямбакты авыл китапханәсендә авыл Мәдәният йорты белән бергә Миндубаев Артурны армия сафларына озату кичәсе уздырдык. Авыл халкы өчен ноябрь истәлекле ай булды, чөнки бер-бер артлы өч егетебез үзләренең Ватан алдындагы бурычларын үтәп, исән-имин армия сафларыннан әйләнеп кайттылар. Озату кичәсенә бу егетләребез дә килде. Абдиев Фәиз, Гатауллин Фаил - Краснодар өлкәсендә, Ибәтов Ленар Мәскәү янында хезмәт иткән. Кичәбезгә шулай ук 8-11 класс укучылары һәм урта мәктәп укытучыларын да чакырдык.
Кичәбезне бер минутлык тынлык белән башлап җибәрдек, Татарстаныбызга килгән зур кайгыны без дә авыр кичердек. Мәскәү-Казан рейсында самолет шартлап, һәлак булган кешеләрнең язмышы безне дә нык тетрәндерде.
Кичәдә әле яңа гына армия сафларыннан кайткан егетләребез Ленар, Фаил һәм Фәизгә үзебезне кызыксындырган сораулар бирдек. Алар безне армия тормышы белән якыннан таныштырдылар. Краснодар ягындагы эсселеккә ничек түзүләре, Мәскәү янындагы частьләрдә ныклы тәртип турында сөйләделәр.
Булачак солдатыбыз Артурдан: "Син армия хезмәтенә теләп барасыңмы яки Ватан алдындагы бурычны үтәр өчен генәме? Әгәр дә сайлап булса, нишләр идең?" - дип сорадык. Артур: "Мин барыбер армиягә китәр идем, чөнки ул минем бурычым", - дип җавап бирде. Бу егетләрчә җавап иде. Кичәдә шагыйрьләребезнең матур шигырьләре, солдат хатлары укылды. Китапханәче Ләйлә Хәсәнова солдат хокуклары һәм армиягә кагылышлы яңа гына чыккан берничә закон белән таныштырып үтте.
Кичә ахырында барыбыз да бергәләшеп истәлеккә фотога төштек. Авылдашлар Артурга уңышлы хезмәт итүен теләделәр, Коръән догасын һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар.
Рәмзия Насыйрова
Ямбакты авылы
Мәдәният йорты директоры.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X