Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк

Үткән ел җинаять-башкарма инспекциясендә 220 кеше исәптә торды.

Бу турыда Спас районы бүлек җитәкчесе Виталий Серягин хәбәр итте.Төзәтү эшләренә - 13 кеше, мәҗбүри эшләргә - 29 кеше, шартлы рәвештә 178 кеше хөкем ителде.
Бу кешеләрне ирекләреннән мәхрүм итмичә, төзәтү мөмкинлеге бирелде. Икенче төрле әйткәндә, алар туганнары һәм якыннары арасында элеккечә яши алдылар. Ләкин аларның барысы да бу мөмкинлектән файдаланмадылар, үзләре өчен тиешле нәтиҗәләр ясап, суд билгеләгән бурычларны үтәүгә җаваплы карамадылар, җәза шартларын һәм тәртибен боздылар.
Бу шартларны явызлык белән яки даими бозучыларга карата җинаять-башкарма инспекциясе судка аларның шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителү җәзасын башка җәзага алыштыру турында тәкъдимнәр җибәрде. Шул рәвешле, 2011 ел дәверендә 3 кеше иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелде, 14 кешенең сыналу срогы арттырылды, 15 кешегә өстәмә бурычлар йөкләнде. 16 административ протокол тутырылды, аларның 14е - РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.7 маддәсе буенча (җинаять-башкару инспекциясенә тиешле мәгълүматларны тапшырмаган өчен), икесе - административ штраф түләмәгән өчен.
Менә иректән мәхрүм итмичә җәза бирүнең шартларын һәм таләпләрен бозуның нәрсәгә китерүен күрсәтүче бер мисал. Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз урлашкан өчен бер елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителеп, җинаять-башкару инспекциясенә исәпкә куела. Бу вакыт эчендә ул берничә тапкыр җәмәгать урыннарында исерек килеш күренеп, административ җаваплылыкка тартыла. Ләкин моннан соң да үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамыйча, элеккечә үк суд тарафыннан йөкләнгән бурычларына битараф кала. Шунлыктан җинаять-башкару инспекциясе шартлы рәвештә иректән мәхрүм итүне төрмәгә алыштыру турында судка тәкъдим җибәрә. Суд бу хатын-кызны иректән мәхрүм итеп, колониягә (поселение) җибәрү турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев