Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Борчу тудырырлык саннар

Бу атна башында районда наркотикларга каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов үз чыгышында районда наркотикларга кагылышлы хәлләрнең ничек булуын яктыртты. Аерым алганда, бу проблема бездә дә бар икән. Оператив-эзләнү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре РФ Җинаятьләр кодексының 228нче маддәсенә караган (наркотик матдәләр саклау)...

Бу атна башында районда наркотикларга каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды.
Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов үз чыгышында районда наркотикларга кагылышлы хәлләрнең ничек булуын яктыртты. Аерым алганда, бу проблема бездә дә бар икән. Оператив-эзләнү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре РФ Җинаятьләр кодексының 228нче маддәсенә караган (наркотик матдәләр саклау) өч җинаять ачканнар. РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, наркотик матдәләр саклаган өчен - 2 кеше, наркотик матдәләр кулланган өчен 10 кеше җаваплылыкка тартылган. Наркомания белән авырган өч кеше - диспансер, 21 кеше профилактик исәптә тора.
Бу саннар сагаерга мәҗбүр итә. Ә наркоманиягә нәтиҗәле каршы тору өчен барлык оешмаларның бергәләп эшләве кирәк, дип билгеләп үтелде утырышта.
"Мәк" оператив-профилактик операциясе, составында наркотик матдәләр булган тыелган тарту катнашмалары сатылуын ачыклау өчен сәүдә нокталары буенча рейдлар, гомумбелем, мәдәни-агарту учреждениеләрдә бу тема буенча төрле чаралар үткәрү - боларның барысы да кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян сала торган тискәре күренешне булдырмый калу максатында эшләнә. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, чөнки рәсми мәгълүматлар күрсәткәнчә, көн саен республикада берничә кеше наркотиклар кулланучылар сафын арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев