Андрей Ярин.
Күптән түгел район газетасының бер санында "Болгар кунакларда нинди тәэсир калдырды?" дигән язма басылган иде. Бу язмада кешеләр Болгардан алган тәэсирләре белән уртаклашканнар.
Нигездә, алар Болгардагы уңай үзгәрешләрне дә, кимчелекләрне дә билгеләп үтәләр. Минем дә үз фикерем белән уртаклашасым килә. Мин кызым белән ел саен монда туганнарыма кунакка...
Андрей Ярин.
Күптән түгел район газетасының бер санында "Болгар кунакларда нинди тәэсир калдырды?" дигән язма басылган иде. Бу язмада кешеләр Болгардан алган тәэсирләре белән уртаклашканнар.
Нигездә, алар Болгардагы уңай үзгәрешләрне дә, кимчелекләрне дә билгеләп үтәләр. Минем дә үз фикерем белән уртаклашасым килә. Мин кызым белән ел саен монда туганнарыма кунакка киләм. Без Болгарның табигатен бик яратабыз. Тирә ягындагы урманнары, мул сулы Иделе белән ул һәркемне сокландыра торгандыр.
Соңгы ике елда Болгарны яңарту буенча да күп эшләр башкарылган. Борынгы Болгарда Ислам дине кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе, Икмәк музее, Ак мәчет карап туя торган түгел...
Ләкин үземне борчыган бер мәсьәләгә кагылмыйча үтә алмыйм: шәһәрдә китап кибете юк. Мин үзем укырга бик яратам, балага да бик файдалы булыр иде. Ләкин күпме генә эзләсәм дә, китап кибетен таба алмадым.
Тагын бернәрсә турында әйтәсем килә. Кибетләрдә целлофан пакетлар өчен акча алалар. Дөрес, ул тиеннәр генә. Ләкин моны күптән бетерергә кирәк, чөнки сатып алучыларга товар төргән килеш сатылырга тиеш. Ул бөтен җирдә шулай. Болгар гына бу яктан аерылып тормасын. Бу нәрсәнең килгән кунакларда да тискәре тәэсир калдыруы мөмкин.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев