Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетсезлекнең башы – кагыйдәләрне үтәмәүдә

Узган ел безнең район юлларында өч йөзгә якын авария булды.

Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илнур Батыршин билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе - тизлек режимының бозылуы. Бу аеруча кышкы айларда куркыныч. Мәсәлән, бозлавыкка яки кар көртләренә эләккәндә машина белән идарә итү бик кыен. Моннан тыш, машина йөртүчеләрнең күбесе үзләренең иминлегенә кул селтәп, җәйге яки тузган кышкы тәгәрмәчләрдә йөри. Кайбер аварияләр шул сәбәпләр аркасында килеп чыкты. Буранлы көннәрдән соң да аварияләр күп була.
Кышын юл һәлакәтләренең бермә-бер артуы бер дә гаҗәп түгел. Районда былтыр булган унсигез авариядә тугыз кеше һәлак булды, тагын егерме дүрт кеше җитди тән җәрәхәтләре алды. Машина йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктерсә, ә балалар махсус беркетү җайланмаларында утырса, мондый аяныч нәтиҗәләр булмас иде.
Калган юл-транспорт һәлакәтләрендә (ә алар 270тән артык) машиналарга зыян килү сәбәпле, транспорт хуҗаларына шактый чыгым тотарга туры килде. Бу очракта аварияләрнең төп сәбәбе - тизлек режимын арттыру, юлның каршы ягына чыгу, юл билгеләренә игътибар бирмәү һәм башка сәбәпләр.
Юлларда иң зур куркынычны исерек машина йөртүчеләр тудыра. Барлыгы ел дәвамында салмыш килеш руль артына утырган 100дән артык кеше тотылды (бозучыларның тулы исемлеге белән районның spasskiy.tatarstan.ru электрон сайтында танышырга була). Аларның һәрберсенә кырыс җәза бирелде - ел ярымга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр һәм утыз мең сум штраф салынды.
Менә мисалларның берсен генә китерик: Болгар-Базарлы Матак юлында каршы як полосага чыккан исерек машина йөртүче башка машинага бәрелгән. Нәтиҗәдә руль артында утырган яшь кеше һәлак булган, пассажирларның берсе тән җәрәхәтләре алган. Җинаятьтә гаепләнүче хәзер беркая китмәү турында подписка биргән. Аңа каршы җинаять эше ачылган, тикшерү бара.
Быел исерек машина йөртүчеләрне тоту өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән бергә даими рейдлар үткәрәләр. Моннан тыш, Болгар-Базарлы Матак юлында, шәһәрнең үзәк урамында урнаштырылган махсус видеофиксаторлар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X