Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең иминлек өчен

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда да, Бердәм дежур-диспетчер системасы (Единая дежурно-диспетчерская система) (ЕДДС) эшли башлады.

Ул янгын часте базасында оештырылып, муниципалитет хисабына тотыла. Бу хезмәтнең төп бурычы -алынган чакыруларны (вызов) эшкәртү өчен күп каналлы үзәк, биредә төрле ведомстволарның диспетчер һәм дежур хезмәтләре бердәм системага туплана. Монда гражданнарның чылтыратулары да (бердәм Европа коткару хезмәте номеры - 112), булган хәлләр турында башка сигналлар, шул исәптән мониторинг системасы хәбәрләре дә килә. Бу хезмәтнең мәгълүмат базасында райондагы барлык мөһим объектларның, һәр торак пунктның мәгълүмат "паспортлары", инженерлык һәм электр челтәрләренең урнашу схемасы һәм халыкның тормышы белән идарә итү өчен кирәк булган башка мәгълүматлар бар.
Яңа хезмәтнең төп бурычы - барлык алынган мәгълүматларны гомумиләштерү һәм бәяләү, райондагы торак пунктларның тулы тормыш белән яшәвенә һәм иминлекне тәэмин иткән төрле бүлекләренең (алар барлыгы 27) эшенә юнәлеш бирү. Алар контрольлек итәләр, килеп чыккан хәлләрнең барлык этапларында ситуациягә анализ ясыйлар. Хезмәтнең барлык участоклары компьютер челтәре һәм бердәм программа белән бәйләнгән. Шулай итеп, безнең участокта дежур торучы кеше республиканың күрше районнары белән генә түгел, илнең башка төбәкләре белән дә элемтәгә керә ала.
Дежур постлар уртак серверга тоташтырылган, Интернет челтәренә һәм Россия МЧСының ведомство Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге биргән тиешле җиһазлар куелган. Шулай ук видеоконференцияләр элемтәсенә чыгу мөмкинлеге, УКВ-радио элемтәсе һәм башка мөмкинлекләр бар. Икенче төрле әйткәндә, районның Бердәм дежур-диспетчер системасы заманча элемтәнең барлык төрләре, электрон һәм локаль почта белән тәэмин ителгән.
Хәзерге вакытта монда сменалап биш кеше эшли. Аларның барысы да Чистай шәһәрендәге махсус үзәктә укып, рөхсәт алган. Киләчәктә коткару хезмәтенең эшчәнлеген киңрәк җәелдерү күздә тотыла. Әлегә исә Бердәм дежур-диспетчер системасы үз алдында торган бурычларны үтәп бара. Монда кешеләр төрле проблемалары белән мөрәҗәгать итәләр: кемдер су юклыктан зарлана, кемнедер электр утының сүнүе борчый, читтән килүчеләр үзләренә кирәк офисны табарга ярдәм итүләрен үтенәләр. Барлык сорауларга да халык төгәл җаваплар ала.
Рәсемдә: Бердәм дежур-диспетчер системасы хезмәткәре эш вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев