Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без сезне көтәрбез...”

Узган җомга көнне район Мәдәният йортында көзге чакырылышка багышланган бәйрәм булды.

Традиция буенча, башта үзәк мәйдандагы мемориал янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызны искә алдылар, аннары Мәдәният йортына җыелдылар.
Булачак Ватан сакчыларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина сәламләде.
- Сезне әти-әниләрегез әле дә бала-чага дип саный, - диде ул егетләргә мөрәҗәгать итеп.- Ләкин сез инде хәзер Ватан сакчылары... Намус белән, йөзгә кызыллык китермәслек итеп хезмәт итегез, ата-бабаларыбыз истәлегенә лаеклы булыгыз, армиядән соң чын ир-атлар булып, чыныгып туган районыбызга, аның муллыгын арттыру, иминлеген саклау өчен әйләнеп кайтыгыз...Без сезне көтәрбез...
Егетләрне шулай ук район хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов, ветераннар советы рәисе Юрий Зуйков котлады. Алар булачак солдатларга уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр, яхшы тәрбия һәм хәзерлек бирүләре өчен ата-аналарга, укытучыларга, остазларга рәхмәт белдерделәр.
Бу чакырылышта безнең районнан Кораллы Көчләр сафына 40ка якын егет китәргә тиеш. Республика медицина комиссиясе биргән бәягә караганда, аларның сәламәтлеге әйбәт. Безнең егетләрнең башка районнар белән чагыштырганда яхшырак хәзерлекле булуы аерым билгеләп үтелде. Мәсәлән, егетләребезнең берсе Мәскәүдә, халыкта Кремль полкы дип йөртелә торган Преображение комендант полкында хезмәт итәчәк. Күбесе Түбән Новгородтагы шефлык иткән частьләргә, кайберәүләр Екатеринбург, Ульяновск, Самара, Санкт-Петербург, көньяк төбәкләргә эләгәчәк. Спас егетләре Россия Армиясенең десант, диңгез флоты, диңгез пехотасы, чик буе, мотоукчы һәм башка төр гаскәрләрен тулыландырачак.
Безнең районнан армиягә алынган егетләрнең моңа кадәр сынатканнары юк иде. Ел саен часть командирларыннан аларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары килеп тора. Шуңа күрә быел китәчәк егетләр дә үз бурычларын җиренә җиткереп үтәрләр дип ышанабыз.
Армиягә китүчеләр исеменнән Александр Корчагин чыгыш ясап, җылы сүзләре, изге теләкләре өчен барысына да рәхмәт әйтеп, намуслы хезмәт итәргә сүз бирде.
Җирле артистлар егетләргә үзләренең җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр. Аларны Ольга Лобанова, Азалия Бакирова, Александра Горячкина, Ксения Молодова, Александра Зуйкова, "Хәрәкәт" һәм "Форевер" бию коллективлары башкарды.
Бу истәлекле көн уңаеннан һәр егеткә район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырылды.
Рәсемнәрдә: бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызга куелган һәйкәл янында; хәрби комиссар Илһам Мидхәтов егетләргә уңышлар теләде; булачак солдат Александр Корчагин; Ксения Молодова җырлый.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев