Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без чыныгып үсәбез!

Ноябрь аенда «Спорт-зыянлы гадәтләргә альтернатива» дигән Бөтенроссия акциясендә Ямбакты балалар бакчасы да актив катнашты. Акция кысаларында бик күп чаралар планлаштырылды һәм үткәрелде. Бу акциянең балалар өчен, гомумән, киләчәк буын өчен бик кирәкле булуын аңлап, без бик теләп кушылдык һәм яшь буын өчен файдалы, аңлаешлы, кирәкле булган түбәндәге чараларны планлаштырдык: Авыл...

Ноябрь аенда «Спорт-зыянлы гадәтләргә альтернатива» дигән Бөтенроссия акциясендә Ямбакты балалар бакчасы да актив катнашты. Акция кысаларында бик күп чаралар планлаштырылды һәм үткәрелде. Бу акциянең балалар өчен, гомумән, киләчәк буын өчен бик кирәкле булуын аңлап, без бик теләп кушылдык һәм яшь буын өчен файдалы, аңлаешлы, кирәкле булган түбәндәге чараларны планлаштырдык: Авыл китапханәчесе Хөсәенова Ләйлә Минхазип кызы белән берлектә «Безнең сәламәтлек үзебезнең кулда» дигән тема астында бик кызыклы, күрсәтмә материаллар кулланып әңгәмә оештырдык. Әти-әниләр өчен "Балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау" дигән тема буенча бик күп кирәкле мәгьлүмат биреп стена газетасы чыгардык. Шулай ук әти-әниләр арасында "Әти-әни һәм мин спорт сөюче гаилә" дигән тема астында фотоконкурс оештырдык. Бу конкурста һәр гаилә теләп катнашты һәм гаиләдә төшкән фотоларны конкурска тәкъдим итте. Тәрбияче Муртазина Равия Билал кызы алардан зәвык белән бизәп стенд ясады. Бу стендка карап балалар үзләренеңгаиләләре белән горурланалар, гаилә әгьзалар нинди спорт төрләре белән шөгыльләнгәннәре турында шатланышып фикер алышалар.
Акциягә нәтиҗә ясап, 28 ноябрьдә әниләр һәм балалар белән «Күңелле стартлар» уздырылачак.
Гомүмән, безнең бакчада балаларның сәламәтлеген ныгытуга даими игътибар бирелә. Әле бу уку елында мәктәп янында спорт мәйданчыгы җиһазландырылды.Һәм бу мәйданчык безнең балаларның иң яратып шөгыльләнә торган урынына әйләнде. Көннәр җылы булганда алар тәрбияче апалары белән мәйданчыкта шөгыльләнеп сәламәтлекләрен ныгыталар һәм «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дигән девизның мәгьнәсен аңлап үсәләр.
Хәйбуллина Люция. Ямбакты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев